Дустым, синең керпе күргәнең бармы? Аны урманда, паркта, бакчада очратырга мөмкин. Бәлки, син бу җәнлекне зоопаркта күргәнсеңдер, яисә энәләренә алма, гөмбә эләктергән шаян керпе сиңа китап битеннән йә телевизор экраныннан елмайгандыр. Әйе, керпе башка җәнлекләрдән бөтен тәнен каплаган күпсанлы энәләре…