Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
17 июля 2020 11:06

Татарстанда буага су коенырга киткән ике яшүсмерне эзлиләр

Татарстанда буада су коенырга киткән һәм югалган ике яшүсмерне эзлиләр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. 15 яшьлек һәм 17 яшьлек үсмерләр республиканың Буа районы Әхмәт авылында җирле сулыкка коенырга китә. Балалар озак кайтмагач, әниләре аларны эзләргә чыга. Буа...

Татарстанда буада су коенырга киткән һәм югалган ике яшүсмерне эзлиләр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

15 яшьлек һәм 17 яшьлек үсмерләр республиканың Буа районы Әхмәт авылында җирле сулыкка коенырга китә. Балалар озак кайтмагач, әниләре аларны эзләргә чыга. Буа янында хатын балаларның әйберләрен таба, тик аларның үзләрен беркайда да тапмый.

Урынга коткаручылар, медицина хезмәткәрләре һәм полиция чыкты. Яшүсмерләрне эзләү дәвам итә. 

Динар белән Данил икебертуганнар булып чыкты. Аларның әниләре бертуганнар. Динар да, Данил да күп балалы гаиләдән. Икесе бик акыллы, тырыш, тәртиплеләр балалар иде. Әти-әни дип кенә торалар иде, – ди авыл халкы.  Алдагы көннәрдә алар шул плотинага су керергә йөргәннәр. Бу юлы да ярты сәгатькә генә барып кайтабыз дип кенә чыгып киткәннәр. Озак кайтмагач, берсенең әнисе эзләргә чыга. Су буенда балаларның әйберләре ята, тик малайлар үзләре юк. Шуннан соң ана кеше ярдәм сорап коткаручыларга мөрәҗәгать итә. Кичә Буа коткаручылары аларны эзләгән.

Бүген Казаннан да килгәннәр. Эзләү өчен авыл буасыннан суны җибәргәннәр. Бер баланың гәүдәсен плотина уртасыннан тапканнар.