Четверг, 16 июля 2020 12:11

Соңгы көннәрнең иң еш соравы: китәме ул ковид, юкмы?

Соңгы көннәрнең иң еш соравы: китәме ул ковид, юкмы?

100% җавапны статистика белән санэпид службалар белергә тиеш. Ковид госпиталендә әшләсәм дә, төгәл җавап миндә юк, чөнки безнең госпиталь балаларга гына хезмәт курсәтә. Балалар ковид белән авыручыларның 2-4% гына тәшкил итә, бу саннан чыгып бөтен ситуацияне бәяләу дөрес түгел.

Алай булса да, минем фикеремчә, ковид бер кая да китми, авыручы балалр саны кимеми.

Соцчелтәрләрдә куп кеше ковид симптомнарын тасвирлап яза миңа. Ковид диагнозы исбатлана микән, юк микән аларның - анысын әйтә алмыйм. Телефоннан төгәл нәрсә әйтә алмыйм мин сезгә, аучланмагыз. "Зыян китермә!" дигән принцип бар.

Ни кызганыч, кешеләр үлеп тора. Кичә бер көн әчендә ике кешенең вафат булуы турында ишеттем. Беренчесе - Мөслим районының педиатры Нассер Гассан Назим. Кырык ничә яшендә иде, якынча минем яшьтәшем булып чыга. Хатыны белән дүрт баласы да авырый, диләр. Икенчесе - коллегамнын 71 яшьлек абыйсы, улер алдыннан аңа ковид диагнозы куйган булганнар. Уткән бу атна эчендә безнен госпитальдә ковид белән авырып ятучы бер яшүсмер баланың әнисе улде (үзе бездә ятмады ул). Яшүсмер вакытта әниеңе югалту гөмерлек травма ул. Бу өч кешенең вафаттан соңгы диагнозлары миңа билгегле түгел.

Сүз дә юк, арыдык. Ләкин кемнеңдер фантазиясенә карамый ул объектив чынбарлык, объектив реальлек! Вирусның биологиясе, генетикасы "мин китмим әле", дип кычкырып тора ич!

Бу постның максаты хайп тугел. Кисәтәсем килә сезне, дуслар. Сез 7000 кеше, күбегезне азмы-күпме беләм. Кичә безне калдырып киткән доктор Нассерны бик әз генә белә идем мин, бездә укып йөрде берничә тапкыр. Алай булса да, бик кызганыч булды. Сезне дә шулай итеп югалтасы килми.

шуңа курә:
- Социаль дистанция! Җыелышмагыз!
- Кул гигиенасы! Неврозга җитәрлек итеп!
- Битлек кию! Нормаль битлекне, нормаль итеп.
- Биткә, күзгә кагылмаска!
- ОРВИ белән авыргач өйдә калырга.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Соңгы көннәрнең иң еш соравы: китәме ул ковид, юкмы? 100% җавапны статистика белән санэпид службалар белергә тиеш. Ковид госпиталендә әшләсәм дә, төгәл җавап миндә юк, чөнки безнең госпиталь балаларга гына хезмәт курсәтә. Балалар ковид белән авыручыларның 2-4% гына тәшкил итә, бу саннан чыгып бөтен ситуацияне бәяләу дөрес түгел. Алай булса да, минем фикеремчә, ковид бер кая да китми, авыручы балалр саны кимеми. Соцчелтәрләрдә куп кеше ковид симптомнарын тасвирлап яза миңа. Ковид диагнозы исбатлана микән, юк микән аларның - анысын әйтә алмыйм. Телефоннан төгәл нәрсә әйтә алмыйм мин сезгә, аучланмагыз. "Зыян китермә!" дигән принцип бар. Ни кызганыч, кешеләр үлеп тора. Кичә бер көн әчендә ике кешенең вафат булуы турында ишеттем. Беренчесе - Мөслим районының педиатры Нассер Гассан Назим. Кырык ничә яшендә иде, якынча минем яшьтәшем булып чыга. Хатыны белән дүрт баласы да авырый, диләр. Икенчесе - коллегамнын 71 яшьлек абыйсы, улер алдыннан аңа ковид диагнозы куйган булганнар. Уткән бу атна эчендә безнен госпитальдә ковид белән авырып ятучы бер яшүсмер баланың әнисе улде (үзе бездә ятмады ул). Яшүсмер вакытта әниеңе югалту гөмерлек травма ул. Бу өч кешенең вафаттан соңгы диагнозлары миңа билгегле түгел. Сүз дә юк, арыдык. Ләкин кемнеңдер фантазиясенә карамый ул объектив чынбарлык, объектив реальлек! Вирусның биологиясе, генетикасы "мин китмим әле", дип кычкырып тора ич! Бу постның максаты хайп тугел. Кисәтәсем килә сезне, дуслар. Сез 7000 кеше, күбегезне азмы-күпме беләм. Кичә безне калдырып киткән доктор Нассерны бик әз генә белә идем мин, бездә укып йөрде берничә тапкыр. Алай булса да, бик кызганыч булды. Сезне дә шулай итеп югалтасы килми. шуңа курә: - Социаль дистанция! Җыелышмагыз! - Кул гигиенасы! Неврозга җитәрлек итеп! - Битлек кию! Нормаль битлекне, нормаль итеп. - Биткә, күзгә кагылмаска! - ОРВИ белән авыргач өйдә калырга.

Публикация от Ильдус Лутфуллин (@ilduslutfullin)

Дусларың белән бүлеш

 

 

Журналның иң беренче санын күрәсең киләме?




Сетевое издание «Салават купере»
© 2014-2020 Филиал АО «Татмедиа» «Редакция журнала «Салават купере»
Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77-59902,
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций (Роскомнадзор) от 17.11.2014 г.
Настоящий ресурс может содержать материалы 0+, 6+.
Вся информация, размещенная на данном веб-сайте, предназначена только
для персонального пользования и не подлежит дальнейшему воспроизведению и/или распространению
в какой-либо форме, иначе как с письменного разрешения редакции журнала «Салават купере».
При цитировании гиперссылка обязательна.
Адрес редакции: 420066, г. Казань, ул. Декабристов, д. 2.
Телефон: +7 (843) 222-05-46 (1646).
Электронная почта: salavatkupere@mail.ru, salavat-kupere.dir@tatmedia.com.
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Руководитель филиала: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович
Главный редактор: Хуснутдинова З.З.
Политика о персональных данных в АО "ТАТМЕДИА"
Антикоррупционная политика АО "ТАТМЕДИА""

Сайт разработан в IT департаменте АО Татмедиа»