Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
10 июля 2020 12:47

Ковид-19 белән авыручы баланың тәнендә тимгелләр

Балаларда коронавирусның билгеләре турында үзенең инстаграм сәхифәсендә Казан балалар хастаханәсенең педиатрия бүлеге мөдире Илдус Лотфуллин язды. Аның язмасы белән уртаклашабыз. Ковидның клиник формалары төрле булырга мөмкин: ул ОРВИ, пневмония, эч китү (энтерит яисә тизәктә кан күренү - гемоколит) була ала. Ковид-19ның сирәк формасы - экзантема, тәндә тимгелләр килеп чыгу.Бүгенгесе көндә...

Балаларда коронавирусның билгеләре турында үзенең инстаграм сәхифәсендә Казан балалар хастаханәсенең педиатрия бүлеге мөдире Илдус Лотфуллин язды. Аның язмасы белән уртаклашабыз.

Ковидның клиник формалары төрле булырга мөмкин: ул ОРВИ, пневмония, эч китү (энтерит яисә тизәктә кан күренү - гемоколит) була ала. Ковид-19ның сирәк формасы - экзантема, тәндә тимгелләр килеп чыгу.

Бүгенгесе көндә ковид буенча дөньяның ин зур күзәтүен CDC алып бара (Американың Роспотребнадзоры дип әйтергә була аны). Штаб-квартирлары Атланта шәһәрендә урнашкан. Без Америкага укуга баргач, без торган кунакханәдән юл аркылы гына иде ул. Бинасы галәмәт зур, чәнечкеле койма белән уратып алынган. CDC оспа вирусының дөньядагы соңгы өлгесен саклый - куркыныч урын бу! Анда экскурсиягә керергә була иде, мин нишләптер шуңа вакыт тапмадым.

Менә шушы CDCга караганда, алар күзәткән 2 млн. авыруның якынча 2 процентында ковид-19 тимгелләр (экзантема) формасында уткән. Тимгелләр бик куп төрле була ала: папула, уртикария, везикула, пурпура, экзантема, энантема һ.б.

Испан табиблары British Journal of Dermatology белән бергә ковид-19 өчен хас тимгелләр атласын булдырдылар. Бик җентекле, матур китап булып чыкты ул, интернетта бар.

Бу баланы без бер ай элек күрдек. Башта моны скарлатина (кызыл кызыш та диләр) дип уйладым мин, ковид булып чыкты.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Ковид-19 белән авыручы баланың тәнендә тимгелләр. Ковидның клиник формалары төрле булырга мөмкин: ул ОРВИ, пневмония, эч киту (энтерит яисә тизәктә кан күренү - гемоколит) була ала. Ковид-19ның сирәк формасы - экзантема, тәндә тимгелләр килеп чыгу. Бүгенгесе көндә ковид буенча дөньяның ин зур күзәтүен CDC алып бара (Американың Роспотребнадзоры дип әйтергә була аны). Штаб-квартирлары Атланта шәһәрендә урнашкан. Без Америкага укуга баргач, без торган кунакханәдән юл аркылы гына иде ул. Бинасы галәмәт зур, чәнечкеле койма белән уратып алынган. CDC оспа вирусының дөньядагы соңгы өлгесен саклый - куркыныч урын бу! Анда экскурсиягә керергә була иде, мин нишләптер шуңа вакыт тапмадым. Менә шушы CDCга караганда, алар кузәткән 2 млн. авыруның якынча 2 процентында ковид-19 тимгелләр (экзантема) формасында уткән. Тимгелләр бик куп төрле була ала: папула, уртикария, везикула, пурпура, экзантема, энантема һ.б. Испан табиблары British Journal of Dermatology белән бергә ковид-19 өчен хас тимгелләр атласын булдырдылар. Бик җентекле, матур китап булып чыкты ул, интернетта бар. Бу баланы без бер ай элек күрдек. Башта моны скарлатина (кызыл кызыш та диләр) дип уйладым мин, ковид булып чыкты.

Публикация от Ильдус Лутфуллин (@ilduslutfullin)