Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
11 августа 2020 06:11

Тәрбиягә авыр бирелүче балалар белән ничек эшләргә?

Баланы тәрбияләүдәге проблемаларны ачыклау өчен, аларның үз-үзен тотышларын игътибар белән күзәтергә кирәк. Кайбер балалар чамадан тыш агрессия күрсәтә, икенчеләре киресенчә бик оялчан, ә өченчеләре бик үпкәчел. Агрессив балалар, кагыйдә буларак, игътибар яраталар, үз адресына әйтелгән тәнкыйть сүзләренә начар карыйлар. Алар үзләренә игътибар итүләрен яки мактауларын яраталар. Мондый балаларны музыка, рәсем...

Баланы тәрбияләүдәге проблемаларны ачыклау өчен, аларның үз-үзен тотышларын игътибар белән күзәтергә кирәк. Кайбер балалар чамадан тыш агрессия күрсәтә, икенчеләре киресенчә бик оялчан, ә өченчеләре бик үпкәчел.

Агрессив балалар, кагыйдә буларак, игътибар яраталар, үз адресына әйтелгән тәнкыйть сүзләренә начар карыйлар. Алар үзләренә игътибар итүләрен яки мактауларын яраталар. Мондый балаларны музыка, рәсем ясау, бию белән шөгыльләнергә җәлеп итү бик мөһим.

Әгәр дә бала оялчан булса, аның үз-үзен бәяләве түбән була. Мондый балалар, кагыйдә буларак, теләсә нинди йөкләмәләрне үтәргә әзер. Алар шактый күзәтүчән. Шик-шөбһәләргә, борчылуга һәвәс, мөстәкыйль рәвештә карар кабул итә алмыйлар. Артык оялчан балалар чит кешеләрдән куркалар, еш кына әнисе артына качалар. Мондый балаларны башка балалар белән чагыштырырга ярамый. Аларны теләсә нинди сәбәп белән мактарга кирәк. Бигрәк тә мондый баланы башка балалар алдында мактау уңышлы булыр.

Әгәр дә бала бик еш үпкәләсә, бу да проблема. Билгеле булганча, теләсә нинди үпкә кешене эчтән җимерә. Балага аны беркем дә яратмый, барысы да аңа начарлык тели, әйләнә-тирәдәгеләр аны рәнҗетергә телиләр кебек тоела. Мондый халәт баланың үз-үзен дөрес бәяләмәве аркасында булырга мөмкин. Бу очракта аның гамәлләренә һәм казанышларына бәйсез рәвештә баланы яратуыгызны күрсәтергә кирәк.

Һәрхәлдә, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның үз-үзләрен тотышындагы проблемаларны тиз хәл итеп була. Ата-аналар үз балаларының үзенчәлекләренә никадәр иртәрәк игътибар итсә, шулкадәр яхшырак. Һәрвакыт киңәш сорап психологка мөрәҗәгать итәргә була, чөнки авыр бала - хөкем карары түгел.

Фото: pixabay.com

Г.Ярмиева