Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
14 июля 2020 13:03

Боҗрасыман гранулема (Кольцевидная гранулема)

Боҗрасыман гранулема, тирән формалы.Медицинада "мин барысын да күрдем инде" дип йөрсәң, көлкегә калуың бар: күп тапкырлар күргән авыру сине кайчакта кызык итә дә куя. Бу һәр табибка таныш нәрсә.Боҗрасыман гранулемаларны минем күп тапкырлар күргәнем бар. Ул тире астына ярымбоҗра формасында энҗе бөртекләре керткән кебек күренә, күпчеллек очракта кул чугында, аяк...

Боҗрасыман гранулема, тирән формалы.

Медицинада "мин барысын да күрдем инде" дип йөрсәң, көлкегә калуың бар: күп тапкырлар күргән авыру сине кайчакта кызык итә дә куя. Бу һәр табибка таныш нәрсә.

Боҗрасыман гранулемаларны минем күп тапкырлар күргәнем бар. Ул тире астына ярымбоҗра формасында энҗе бөртекләре керткән кебек күренә, күпчеллек очракта кул чугында, аяк тубыгында урнашкан була. Авыруның сәбәбе - хроник гранулематоз ялкынсыну.
Бу кызның авыруы миңа таныш булмаган, тирән формада үтә. Энҗе бөртекләре чын мәрҗәннәр шикелле эре, зур, түгәрәкләп җыелганнары да бар, аерым-аерым урнашканнары да. Литературада бу форманы балалар өчен сирәк дип язалар. Авыру үзе куркыныч булмаса да, кайчакта җитди проблемаларның билгесе булып торырга мөмкин, ул ВИЧ-инфекция, ревматик ялкынсыну, туберкулез, саркоидоз, диабет, витамин Дның югары дозалары белән бәйле була ала.

Белем тәҗрибәдән туа, дигән афоризм искә төшә )) Медицинада шулай инде: күпме укысаң да, эш тәҗрибәсе кирәк. Профессионал булу өчен 10.000 сәгать эшләү кирәк диләр, әле ул да аз минемчә.

ilduslutfullin

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Ребенок, 6 лет., кольцевидная гранулема, глубокая форма. Медицина все-таки интересная штука. Тебе может казаться, что ты распознаешь заболевание с первого взгляда, но потом вдруг выясняется, что ты все еще неопытный врач и давно знакомое тебе заболевание может тебя удивить. Кольцевидных гранулем я видел много, хотя заболевание и не частое. Выглядит оно так, будто под кожу лодыжек или кистей инкрустировали твердые мелкие жемчужины, полукольцом. По своей природе это - хроническое гранулематозное воспаление. У этой девочки необычная, глубокая форма кольцевидной гранулемы: подкожные жемчужины крупные, как дорогой натуральный камень, расположены они как полукольцами, так и по-одиночке. Судя по литературе, такое встречается реже, чем обычная, хорошо знакомая мне локализованная форма. Заболевание в целом безобидное, по большому счету это просто косметический дефект, если бы не одно но - иногда оно вторичное и может указывать на ВИЧ, острую ревматическую лихорадку, туберкулез, саркоидоз, передозировку витамина Д, диабет. Век живи - век учись. 6 яшьлек бала. Боҗрасыман гранулема, тирән формалы. Медицинада "мин барысын да күрдем инде" дип йөрсәң, көлкегә калуың бар: күп тапкырлар күргән авыру сине кайчакта кызык итә дә куя. Бу һәр табибка таныш нәрсә. Боҗрасыман гранулемаларны минем күп тапкырлар күргәнем бар. Ул тире астына ярымбоҗра формасында энҗе бөртекләре керткән кебек күренә, күпчеллек очракта кул чугында, аяк тубыгында урнашкан була. Авыруның сәбәбе - хроник гранулематоз ялкынсыну. Бу кызның авыруы миңа таныш булмаган, тирән формада үтә. Энҗе бөртекләре чын мәрҗәннәр шикелле эре, зур, түгәрәкләп җыелганнары да бар, аерым-аерым урнашканнары да. Литературада бу форманы балалар өчен сирәк дип язалар. Авыру узе куркыныч булмаса да, кайчакта җитди проблемаларның билгесе булып торырга мөмкин, ул ВИЧ-инфекция, ревматик ялкынсыну, туберкулез, саркоидоз, диабет, витамин Дның югары дозалары белән бәйле була ала. Белем тәҗрибәдән туа, дигэн афоризм искә төшә )) Медицинада шулай инде: күпме укысаң да, эш тәҗрибәсе кирәк. Профессионал булу өчен 10.000 сәгать эшләү кирәк диләр, әле ул да аз минемчә. #педиатрия #здоровьедетей

Публикация от Ильдус Лутфуллин (@ilduslutfullin)