Айсылу Лерон: «Бәлки мин ялгышамдыр... алдан паникага биреләмдер»

«Юк, сүзем бүгенге ситуация хакында түгел. Ошыймы, ошамыймы, хәзерге реалияләрдә бу - бердәнбер уку форматы.
ЛӘКИН!
Миндә бер шик туды бит әле. Дистанционка безнең тормышка озакка, ә бәлки мәңгелеккә кереп бармый микән?
Шушы көннәрдә ата-аналарга электрон анкеталар тутырталар. Анда сүз дистанцион белем алу турында бара:
"Нинди платформалар кулланасыз?", "Кайсы начар эшли?", "Балагыз үзен ничек хис итә?" һ. б. шуның ише сораулар. Ни өчен кирәк булды әле бу?
Онлайн режимда 1 ай гына укыйсы калды югыйсә. Нәрсә хәл итә безнең җаваплар? Ни өчен кызыксыналар?
Әлеге сораштыру киләчәкне күздә тотып ясала түгелме?
Дистанцион белем бирүгә күчү турында сүзләр элегрәк тә йөри иде.
Мәгариф системасында бу идеяне алга сөрүчеләр дә бар. Ә нәрсә, шәп бит: мәктәпләр төзисе юк, аларны ремонтлауга, җиһазландыруга акча бүлеп бирәсе булмый, укытучылар армиясе кирәкми, укучылар өчен җаваплылык тотасы түгел һәм тагы бик күп "плюс"лар.
Бәлки мин ялгышамдыр... алдан паникага биреләмдер. Тик үземнең дистанцион белем алуга каршы булуымны әйтәсем килә.
Онлайн уку традицион мәктәпне алыштыра алмый. Бу форматта төпле, сыйфатлы белем биреп булмый дип саныйм.
Хәзерге тәҗрибәдән чыгып та, аның минусларын аерымачык күрәбез. Балалар укытучы белән, сыйныфташлары белән күзгә күз карашып аралашудан мәхрүм, дискуссия, фикер алышулар юк, укытучы тарафыннан укучының белем алуын контрольдә тоту, аны бәяләү авырлаша. Әти-әниләр эштә булганда, укучы бала көне буе өйдә берүзе утырырга тиешме? 11 ел буе өйдә??? Өй шартларында белем алу өчен бөтен уңайлыкларны тудыру шулай ук җиңел түгел. Гаиләдә берничә укучы булганда бигрәк тә! Ни дисәң дә, өй - мәктәп түгел инде ул!!!
Ә ул арада интернетта менә шундый фаразга тап булдым:
"Россия к 2030 году почти полностью откажется от классического образования в пользу новых форм (дистанционного) обучения. Такой прогноз сделало Агентство инноваций Москвы.
Кемдер, "Шулай булырга тиеш тә, заманалар үзгәрә, белем алу системасы да үзгәрергә тиеш!" дип әйтер.
Ләкин, минемчә, белемле, фикерле һәм аңлы шәхесләрне бары традицион классик мәктәпләрдә генә үстереп була»


Сез ничек уйлыйсыз? Киләчәктә дә дистанцион белем алырга риза булыр идегезме?» - дип фаразлый Айсылу Лерон.

iceluleron шәхси аккаунтыннан

Посмотреть эту публикацию в Instagram

‼ДИСТАНЦИОН БЕЛЕМ АЛУ‼ . Юк, сүзем бүгенге ситуация хакында түгел. Ошыймы, ошамыймы, хәзерге реалияләрдә бу - бердәнбер уку форматы. ЛӘКИН! Миндә бер шик туды бит әле. Дистанционка безнең тормышка озакка, ә бәлки мәңгелеккә кереп бармый микән?? Шушы көннәрдә ата-аналарга электрон анкеталар тутырталар. Анда сүз дистанцион белем алу турында бара: "Нинди платформалар кулланасыз?", "Кайсы начар эшли?", "Балагыз үзен ничек хис итә?" һ. б. шуның ише сораулар. Ни өчен кирәк булды әле бу? Онлайн режимда 1 ай гына укыйсы калды югыйсә. Нәрсә хәл итә безнең җаваплар? Ни өчен кызыксыналар? Әлеге сораштыру киләчәкне күздә тотып ясала түгелме? Дистанцион белем бирүгә күчү турында сүзләр элегрәк тә йөри иде. Мәгариф системасында бу идеяне алга сөрүчеләр дә бар. Ә нәрсә, шәп бит: мәктәпләр төзисе юк, аларны ремонтлауга, җиһазландыруга акча бүлеп бирәсе булмый, укытучылар армиясе кирәкми, укучылар өчен җаваплылык тотасы түгел һәм тагы бик күп "плюс"лар. Бәлки мин ялгышамдыр... алдан паникага биреләмдер. Тик үземнең дистанцион белем алуга каршы булуымны әйтәсем килә. Онлайн уку традицион мәктәпне алыштыра алмый. Бу форматта төпле, сыйфатлы белем биреп булмый дип саныйм. Хәзерге тәҗрибәдән чыгып та, аның минусларын аерымачык күрәбез. Балалар укытучы белән, сыйныфташлары белән күзгә күз карашып аралашудан мәхрүм, дискуссия, фикер алышулар юк, укытучы тарафыннан укучының белем алуын контрольдә тоту, аны бәяләү авырлаша. Әти-әниләр эштә булганда, укучы бала көне буе өйдә берүзе утырырга тиешме? 11 ел буе өйдә??? Өй шартларында белем алу өчен бөтен уңайлыкларны тудыру шулай ук җиңел түгел. Гаиләдә берничә укучы булганда бигрәк тә! Ни дисәң дә, өй - мәктәп түгел инде ул!!! . Ә ул арада интернетта менә шундый фаразга тап булдым: "Россия к 2030 году почти полностью откажется от классического образования в пользу новых форм (дистанционного) обучения. Такой прогноз сделало Агентство инноваций Москвы. . Кемдер, "Шулай булырга тиеш тә, заманалар үзгәрә, белем алу системасы да үзгәрергә тиеш!" дип әйтер. Ләкин, минемчә, белемле, фикерле һәм аңлы шәхесләрне бары традицион классик мәктәпләрдә генә үстереп була☝️ . Сез ничек уйлыйсыз? Киләчәктә дә дистанцион белем алырга риза булыр идегезме??

Публикация от ?АЙСЫЛУ ЛЕРОН? (нас 57k) (@iceluleron)

Дусларың белән бүлеш

 

 

Журналның иң беренче санын күрәсең киләме?




Сетевое издание «Салават купере»
© 2014-2023 Филиал АО «Татмедиа» «Редакция журнала «Салават купере»
Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77-59902,
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций (Роскомнадзор) от 17.11.2014 г.
Настоящий ресурс может содержать материалы 0+.
Вся информация, размещенная на данном веб-сайте, предназначена только
для персонального пользования и не подлежит дальнейшему воспроизведению и/или распространению
в какой-либо форме, иначе как с письменного разрешения редакции журнала «Салават купере».
При цитировании гиперссылка обязательна.
Адрес редакции: 420066, Российская Федерация, Республика Татарстан, Казань, ул. Декабристов, 2
Телефон: +7 (843) 222-05-46 (1646).
Электронная почта: salavatkupere@mail.ru, salavat-kupere.dir@tatmedia.com.
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Руководитель филиала: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович
Главный редактор: Файзуллина З.З.
Политика о персональных данных в АО "ТАТМЕДИА"
Антикоррупционная политика АО "ТАТМЕДИА""

Сайт разработан в IT департаменте АО Татмедиа»