Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
14 апреля 2020 09:10

Зөлфәт Зиннуров: «Кибеттә тәмнүшкәләр алганчы, шигырь сөйлисе»

Берәүгә дә сер түгел, Зөлфәт Зиннуров олы кызын «авторитет» дип йөртсә, кечкенәсенә «күкәмәч» дип назлап дәшә. Зәлия белән Зифа инстаграм аккаунтында еш пәйда була. Кызлары катнашындагы төрле концертлар, кыска миниатюралар белән әти кеше еш уртаклаша. Бүген дә ул Зифаның шигырь сөйләвен видеотасмага төшергән. Күрәсең, Зифаның тәмнүшкәләрне бик тә аласы киләдер......

Берәүгә дә сер түгел, Зөлфәт Зиннуров олы кызын «авторитет» дип йөртсә, кечкенәсенә «күкәмәч» дип назлап дәшә. Зәлия белән Зифа инстаграм аккаунтында еш пәйда була. Кызлары катнашындагы төрле концертлар, кыска миниатюралар белән әти кеше еш уртаклаша. Бүген дә ул Зифаның шигырь сөйләвен видеотасмага төшергән. Күрәсең, Зифаның тәмнүшкәләрне бик тә аласы киләдер... Хәер, кем генә тәмнүшкәдән баш тартыр икән. Оялмыйча гына кибетче апага «Ак куян» шигырен сәнгатьле итеп сөйләп тә бирә. Инста дуслары әйтмешли, «Менә бит кечкенәдән аңлый, эшләмичән бернәрсә юклыгын». Шулай шул. Әгәр эшләп ашасаң, тәмлерәк була ул тагын да... Шулай бит, Зифа! Тәмле булсын!

Г.Ярмиева