Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
08 октября 2019 06:35

Лилиана Ирназарова яңа туган баласының фотосын күрсәтте

Башкорстанда яшәп иҗат итүче җырчы, өч бала анасы Лилиана Ирназарова яшь туган баласының фотосын шәхси аккаунтына куйган. Назар, Диар, Миран дип яза ул аларның исемнәрен. «Күз тидерә күрмәгез. Картинәем әйтмешли: «Күзегез к...гезгә булсын». Нигә алай дип әйткәнен аңлап бетермим. Сездә ничек диләр?», - дип язган Лилиана «Күзегез к...гезгә, к..гез казык...

Башкорстанда яшәп иҗат итүче җырчы, өч бала анасы Лилиана Ирназарова яшь туган баласының фотосын шәхси аккаунтына куйган. Назар, Диар, Миран дип яза ул аларның исемнәрен.

«Күз тидерә күрмәгез. Картинәем әйтмешли: «Күзегез к...гезгә булсын». Нигә алай дип әйткәнен аңлап бетермим. Сездә ничек диләр?», - дип язган Лилиана

«Күзегез к...гезгә, к..гез казык башына диләр бездә», «Аннан «Ана, ата күзе нык тия ди балага», «Бигрәк байсың Лилиана. Бу малайлар, Алла бирса, үскәч кулыннан да төшерми, мамаларын учка утыртып, өреп кенә йөртерләр», «Үсеп беткәннәр инде, кызны да табарга була хәзер», - дип язганнар җырчыга.

«Әлегә малайлар җитеп торыр, Аллага шөкер, балаларым исән-сау, озын гомерле, бәхетле булсыннар», - дип җавап язган Лилиана Ирназарова.

 

Фото:  @liliana_irnazarova