Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
06 сентября 2019 08:50

«Минем Шүркә»

«Минем Шүркә» бәйгесе. Нигезләмә        1. Бәйгене гамәлгә куючылар - «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Салават күпере» журналы        2. Бәйгенең максаты – баланы журналның геройлары белән якыннан таныштыру, алар ярдәмендә төрле сәхифәләрне бергәләп уку, бала һәм өлкәннәр арасындагы бәйләнешне ныгыту, баланың кул эше күнекмәләрен арттыру.          Бәйгене...

«Минем Шүркә» бәйгесе. Нигезләмә

       1. Бәйгене гамәлгә куючылар - «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Салават күпере» журналы

       2. Бәйгенең максаты – баланы журналның геройлары белән якыннан таныштыру, алар ярдәмендә төрле сәхифәләрне бергәләп уку, бала һәм өлкәннәр арасындагы бәйләнешне ныгыту, баланың кул эше күнекмәләрен арттыру.

         Бәйгене үткәрү шартлары һәм тәртибе

Бәйге 2019 нчы ел июнь – 2020 елның 1 гыйнвар аралыгында үткәрелә. Әлеге бәйгедә «Салават күпере» журналына язылучы, 13 яшькә кадәр булган укучылар катнаша ала.

Бәйге шартлары буенча катнашучылар үзләре теләгән ысул (бәйлә, әвәлә, тек) белән ясаган курчак-Шүркә образын редакциябезнең адресына җибәрергә тиеш яки кертеп чыга. Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 йорт, («ТАТМЕДИА» АҖ бинасы, «Салават күпере» журналы редакциясе). Үзең теләгән материал һәм ысул сайлау – катнашучы хокукында.

Катнашучылар 2019 елның икенче яртыеллыгына һәм 2020 елның 1 яртыеллыгына «Салават күпере» журналына язылу квитанциясенең күчермәсен дә җибәрергә тиеш. Күчермәләр булмаган эшләр кабул ителми!

Бәйгенең өстәмә шарты: иң мөһиме – мөгезен ясарга онытма, алайса шүрәлеләр токымы аңламас!

         Нәтиҗәләр ясау вакыты: 2020 нчы елның гыйнвар ае.

        

Таләпләр

  1. Гариза-анкета (1 кушымта)
  2. 2019 елның икенче яртыеллыгына һәм 2020 елның 1 яртыеллыгына «Салават күпере» журналына язылу квитанциясенең күчермәсе.

Йомгак ясау, бүләкләү

Бәйге нәтиҗәләре буенча 1,2,3 нче урыннар билгеләнәчәк. Аларга «Салават күпере» редакциясеннән истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылачак.

1 урын – Смартфон Apple iPhone

2 урын – Ноутбук Prestigio SmartBook

3 урын – Планшет TURBO

Шүркә курчагы ясап җибәргән 100 укучыбызны без март аенда Казанга «Салават күпере» журналы бәйрәменә чакырабыз!

Уңышлар юлдаш булсын Сезгә!

Сорауларны 222-05-46 (16-46) телефон номеры аша бирергә мөмкин.

                                                                                                                   1 Кушымта

«Минем Шүркә» бәйгесендә катнашу өчен

Гариза-анкета

Катнашучының исем, фамилия, әтисенең исеме

Катнашучының яше

Адрес, телефон номеры, адресы (булса)

Электрон адрес