Яхшы исем - зур хәзинә

Ә

ӘЛМӘТ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ ЕЛХОВОЙ АВЫЛЫ «КҮБӘЛӘК» ГОМҮМҮСТЕРЕЛЕШЛЕ БАЛАЛАР БАКЧАСЫ.

Үткәрде:

1 категорияле тәрбияче

Яруллина Әлфия Минниәсгад кызы.

«Яхшы исем-зур хәзинә»

Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе бирү.

(Мәктәпкә хәзерлек төркеме белән фәнни-гамәли конференциядә уздырылган бәйрәм иртәсе)

Максатлар һәм бурычлар:

1.Балаларда үз халкыбызны, динебезне ихтирам итү, йолаларын белү, әби-бабаларыбызга карата ихтирам, кешелеклелек, мәрмәмәтлелек, үз халкың белән горурлану, Туган илгә мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

Сәхнә татар халкының элекке ак өй эче кебек бизәлгән: тәрәзәләрдә чигүле пәрдәләр, стенада кызыл башлы сөлгеләр.Караватка челтәрле япма ябылган, чигүле мендәрләр куелган.Караватка якын гына чыбылдыклы бишек эленгән. Бишектә – биләүле курчак, сул якта мич тора.

Аның кырыенда корма, бизәкле, сырган япмалар ябылган тар сәкеләр.Бер сәке өстендә орчыклы каба, орчык,  гармун куелган .Мич башында җиз комган һәм ләгән.Өстәлгә чигүле ашъяулык  җәелгән аның өстендә самовар, чәй өчен кирәк- яраклар куелган.

Төп рольләрдә: әби,бабай, мәктәпкә китүче кыз һәм малай, әни.

Пәрдә алдында балалар басып тора. Сценарийның дәвамын түбәндәрәк укыгыз:

Ана(алып баручы):

Шаһ исеме, зат исеме, һәр адәм исем ала,

Исемсез туып җиһанга, ат ала, исем ала;

Кылган гамәлләре белән исемен бизи ала,

Җисем китә, исем кала, чал тарихка юл сала

Безнең һәрберебезнең үз исеме бар. Аларны безгә әти- әниләребез, әби-бабаларыбыз бирә. Татар халкы элек-электән үк балага матур, тирән мәгънәгә ия булган исемнәр кушарга тырышкан, чөнки исем кешенең алдагы тормышына тәэсир итә, аның асыл сыйфатына әверелә. «Яхшы исем-зур хәзинә», «Начар исем- начар язмыштан да яманрак», дигән татар халык мәкалендә һичшиксез дөреслек ята.Әби-бабаларыбыз элек-электән исем кушуга бик җаваплы караган, исеменең җисеменә туры килүен теләгән һәм тәэмин иткән. . Начар мәгънәле һәм ярамаган исем балага начар йогынты ясый, ямьсез холыклы булуына сәбәп була.

Күркәм исем белән дәшү балага дога кебек үк уңай тәэсир итә.

 Бәби туды җиргә аваз салып,

Яшим диеп, үрләр яулыйм дип.

Әти-әни үстерсеннәр аны,

Бик яратып, кадерләп һәм сөеп.

 Иң беренче туе бу бәбинең,

Аның туе” бүген үтәчәк.

Мулла дога укып, колагына

Серле итеп исем әйтәчәк

1 бала:

 Исеменә туры килсен җисеме,

Бик бәхетле булсын  бу бала.

“Бәби туе” – бик җаваплы йола,

Яңа кеше яңа исем ала!

2 бала:

Бәби туа җиргә аваз салып,

Кеп-кечкенә, ләкин,  ул – кеше!

Елау, көйсезләнү, йоклау гына

Әле аның бар белгән эше.

 Шул кешегә матур исем кирәк,

Аның булсын тирән мәгънәсе.

Шушы исем аңа гомерлеккә!

Истә тотсын әткә-әнкәсе!

              3 бала :

Шушы исем белән яшәп кеше,

Үрләр яулый, таный, таныла,

Исем мөһим кеше язмышында,

Һәркем салсын моны аңына.

 Әти-әни исем кушкан чакта

Теләк тели сабый балага.

Яңгырата кеше, я югалта аны,

Туу белән исем ала да!

Әссәләмәгаләйкүм”    җыры башкарыла

Шигырьләр әйтеп бетергәннән соң, бергәләп  сәламләшеп борынгы өйгә керәләр.Бабай белән әби сәкедә кул эшләре белән утыралар.

Балалар бергәләп: Әссәләмәгаләйкүм бабакай, әссәләмәгаләйкүм әбекәй!

Әби:Аллага шөкер оланнар,әйдәгез түрдән узыгыз, бергәләп бер дога кылыйк.(утырып  дога кылалар)

Бабай:Безгә кунакка килүегез бик әйбәт булды әле балалар, бездә бит бүген бәби исеме кушу  көне.

Аяз:Бабакай исемне кушалармыни?

Бабай: Әйе, улым. Сезнең дә исемнәрегез бар бит, ягез ,танышыйк булмаса.

(Бабай балалар белән танышып чыга).(Гайшә, Кәрим исемнәренең мәгьнәсен аңлату)

Ана:Менә синең исемең Кәрим, ул-юмарт, яклаучы, һәр ягы да килгән дигәнне аңлата.Менә, әйтегез әле , Кәрим исемендә ничә хәреф бар.Дөрес биш  хәреф.Әйдәгез әле, менә шул хәрефләргә нинди матур сүзләр  бар икән уйлап карыйк әле.

4 бала:К-кайгыртучан

5бала:Ә-әдәпле.

6 бала:Р-рәхимле

7 блала:И-игелекле.

8 бала:М-мәрхәмәтле.

Ана:Бик матур сүзләр булды бу,ә хәзер Гайшә исемен таркатыйк.Ул -уңган, булдыклы,озын гомерле ,-дигәнне аңлата.

9 бала:Г-гадел

10 бала:А-акыллы

1 бала:Й-йомшак күңелле.

2 бала:Ш-шәфкатьле.

3 бала:Аңарда да- “Ә”-хәрефе, димәк ул да,әдәпле.

Бабай:Бик матур,  мәгънәле исемнәр икән, исемнәр алар кешегә гомер буена бирелә. Исеме җисеменә туры килергә тиеш ,-диләр бит.Шуңа күрә, матур яңгырый дип, теләсә нинди исем кушарга ярамый, балалар.Уйлап эш итәргә кирәк.

Әби:Дөрес, балалар менә минем исемем Әминә, ул-ышанычлы, дөреслекне яратучы, дигәнне аңлата.Сөекле пәйгәмбәребезнең дә анасы шундый исемдә булган.Пәйгамбәребезнең исеме ничек булган балалар , сез беләсезме?

Балалар: Әйе, беләбез аның исеме Мөхәммәт (с.г.в) булган.

Ана:Бик әйбәт, моны белергә кирәк балалар.Менә, бабагыз Сәлих –яхшы, изгелекле, игелекле ,-дигәннне аңлата.Балага 40 көн тулганчы исем кушып калырга кирәк.Аннан бәби туе үткәрербез, Алла  теләсә.Исем кушу ул-зур тантана.Матур исем -зур хәзинә.

Әби:Шулай кызым, исем кушканчы  улыбызны юындырып алыйк. Гайшә кызым кил, әле,  бергәләп эшлик , алып бир комганны ,матурым.Ә син Әдилә сөлгене әзерләп тор яме, Камил ләгәнне китерсен.

(Ана баланы алып килә,су коя.Балалар бергәләп бәби юындырганны күзәтәләр. Әби су салган хәрәкәтләр ясап, юындыра, балалар ярдәм итеп торалар)

Әби:Суы сарыксын,үзе калыксын,

Тигез канатлы булсын,

Бәхетле, гомерле булсын,

Изге гамәлле булсын

Ана: Имәндәй нык бул,

Чыршыдай биек бул,

1 бала:Каендай ак бул,

Чишмәдәй саф бул!

Әби:Ата-аналы бул,

Алтын канатлы бул,

2 бала:Бай дәүләтле бул,

Кадерле,хөрмәтле бул!

Ана: Бисмиллаһи иррәхмән иррахим.(Ана баланы алып бабайга бирә )

 Исем кушуны  без бабакайга тапшырыйк .

Бабай: Бик яхшы, мин инде олыгаеп та киттем,менә бездә кунакка минем шәкертем килде,әйдәгез бу эшне ул башлап җибәрсен. (бабай баланы алып  мендәргә сала һәм шәкерт каршысына илтеп сала,шәкерт башта азан әйтеп дога кыла, аннары баланың колагына исемен әйтә)

Исемең Ильяс улы Ислам булыр!(дога кылып баланы  бишеккә салалар)

Бабай:

Әти-әнисенә рәхмәт –

Матур исем куйганнар,

Алсу йөзле, киң күңелле

Булсын әле дигәннәр.

Ислам исемле малай бу.

Ислам дине – безнең дин.

Һәрбер малай бик тәртипле,

             Ислам төсле булсын  дим.

Ана:Ислам улым, исемең җисемеңә туры килсен.Ягез әле ,балалар сезнең дә теләкләрегезне ишетеп үтик нинди теләкләр теләр идегез бәбигә?

(Балалар берәм-берәм теләк телиләр)

 4 бала: Игелекле булсын

5бала :Бәхетле булсын

6 бала :Тәүфыйклы булсын.

7 бала :Мәктәптә әйбәт укысын.

8 бала :Әти-әнисен тыңласын.

9 бала :Шәфкатьле булсын

10 бала:Миһербанлы булсын.

Ана :Рәхмәт, балалар, безнең Исламыбыз дә менә шундый сыйфатларга ия булсын,әдәпле булсын.Ә әдәпле,әхлаклы кешенең- Иманы нык була Шундый матур сыйфатлы булып үссәгез сез дә киләчәктә бик бәхетле булырсыз.

Ана:Әйдәгез, балалар бергәләп бишек җыры җырлыйк әле.

Әлли-бәлли итәр бу.

Мәдрәсәгә китәр бу

Тырышып сабак укыгач

Галим булып китәр бу.

Йокла улым, йом күзең.

Йом-йом күзең йолдызым,

Төнлә йокың кала да.

Елап үтә көндезең.

Ана:Менә йоклап та китте иншаллаһ.Исем кушу охшады ,ахрысы, бик тиз йоклап китте.

Бабай:Ярар йокласын, ә мин сезгә әкият сөйлим оланнар. 

Борын-борын заманда,

Ерак түгел якында,

Кара урман артында,

Яшәгән ди,булган ди,

Бер тимерче торган ди.

Кыздырып тимер бөккән,

Өйләнеп гомер иткән.

Хатыны Шәмсенаһар

Бер малай тапкан аңар.

Кыска гына булсын дип

Ат кушканнар Йосыф дип.

3 бала:Шуннан, шуннан бабакай...

Бабай:Калганын иртәгә сөйләп бетерермен балалар.Менә сез үзегез мин яраткан “Сак-сок ” җырлын көйләп күрсәтегез әле. (балаларны үз янына утыртып бәет көйлиләр).

Мәдрәсәләрдә китап киштәсе,

Сак белән Сокның бәетен ишетәсе

Әнкәй каргагач, Сак-Сок булдык без,

Бу дөньялардан гыйбрәт алдык без.

Әнекәм белән бергә уйнадык.

  Сак-Сок булырбыз дип белмәдек.

 Әнкәй каргагач Сак-Сок булдык без,

 Бу дөньялардан гыйбрәт алдык без.

Менә, балалар, бу бәетне аңлагансыздыр,бу ике бала ни өчен бер-берсе белән күрешә алмаган.

4 бала:Чөнки алар әниләрен тыңламаган.Ә әниләрне тыңламау- ул начар гадәт.

5 бала:Әни сүзен тыңлаган адәм булган-тыңламаган әрәм булган диләр бит,шулаймы әбием.

Әби:Бик дөрес, оланнар. Моны безгә изге нәрсә –Корьән китабы кушкан.

6 бала: Ә бездә Корьән китабы бар.Әнием минем аны кичләрен намаздан соң укый.

7 бала:Ә мин аны мәдрәсәгә баргач ишетәм,без әтием белән мәдрәсәгә йөрибез.

Әби: Сөбханалла, бик әйбәт.Моны белүгез бик яхшы инде балалар.

 8 бала:Корьән китап чисталыкка, пакьлеккә, урлашмаска, кешеләрне җәберләмәскә, игелекле һәм изге күңелле булырга өйрәткән.

Ана: Бик дөрес улым, Корьән гасырлардан гасырларга, буыннан-буынга һичбер хәрефен югалтмыйча сакланган бердән бер китап- анда аллаһ сүзләре язылган,без моны белергә сакларга һәм үзебездән соң килгән буынга мирас итеп калдырырга тиешбез.

9 бала:

Күзләремне төбим  кыйблага,

Күңелемдә дога юллары...

Буш булмасын күңел сандыклары.

Бир, Ходаем,иман нурлары,

Бисмилла, дип  көмеш ярым айга

Карашымны төбим сокланып.

Бабайларның намаз укуыннан

Күңелләрем китә сафланып.

10 бала:

Бабайларның изге күңелендә

Зур тормышның серле эзләре.

Иман нуры. Зур ышаныч көчен

Бу кешелек күпме эзләде...

Күзләремне төбим көмеш айга,

Күңелемдә дога юллары.

Адашмасак иде тормыш сукмагында.

Бир ходаем, иман нурлары.

Әнкәмнең догалары” җыры башкарыла.(Әби белән бабай киңәшләрен бирәләр)

Бабай :(Малайның җилкәсенә кулын салып сөйли)

Улым минем оланым

Яман сүзләр сиңа тимәсен

Намуслы бул,тырыш, күндәм, сабыр бул

Сабыр булу үзе бәхет ул.

Малай: Ярар, бабакай.

 Әби:(Кызның өс-башларын рәтли үзе сөйли)

Иртә торгач, чәчләреңне син үзең тара,

Өстем-башым пөхтәме дип көзгегә кара.

Тәрәзә төбендә булсын синең үз гөлең,

Һәрбер көнең синең өчен күңелле булсын.

Иптәшләреңне дус ит син,әләкче булма.

Чиста да бул,өлгер дә бул һәбер урында-

Менә әйбәт кыз!- диярләр синең турыңда.

Кыз: Тырышырмын әбием.

Әби:Ата-ана хакы дигән

Кануннар яшәп калсын.

Гаиләләр беркайчан да,

Кыйбласын югалтмасын.

 Әхлакны кайтарыйк, дисәк,

Корьәнне кулга алыйк.

Сабыйларның күңеленә

Серләрен ачып салыйк.

Ана:Ә  хәзер балалар “Иңнәремдә фәрештәләр” җырын җырлап алыйк,аннан бергәләп күчтәнәчләр белән чәй эчәрбез.

Дусларың белән бүлеш

 

 

Журналның иң беренче санын күрәсең киләме?




Сетевое издание «Салават купере»
© 2014-2022 Филиал АО «Татмедиа» «Редакция журнала «Салават купере»
Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77-59902,
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций (Роскомнадзор) от 17.11.2014 г.
Настоящий ресурс может содержать материалы 0+.
Вся информация, размещенная на данном веб-сайте, предназначена только
для персонального пользования и не подлежит дальнейшему воспроизведению и/или распространению
в какой-либо форме, иначе как с письменного разрешения редакции журнала «Салават купере».
При цитировании гиперссылка обязательна.
Адрес редакции: 420066, г. Казань, ул. Декабристов, д. 2.
Телефон: +7 (843) 222-05-46 (1646).
Электронная почта: salavatkupere@mail.ru, salavat-kupere.dir@tatmedia.com.
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Руководитель филиала: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович
Главный редактор: Файзуллина З.З.
Политика о персональных данных в АО "ТАТМЕДИА"
Антикоррупционная политика АО "ТАТМЕДИА""

Сайт разработан в IT департаменте АО Татмедиа»