Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
08 июля 2020 08:49

Рафис Гыйззәтуллин иҗаты

  1955 – 2011 Хикәяче, публицист Рафис Әхәт улы Гыйззәтуллин 1955 елның 8 мартында Татарстанның Сарман районы Урта Кәшер авылында туа. 1972 елда Иске Кәшер урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетына укырга керә. 1977 елда татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты белгечлеге буенча укуын...

 

1955 – 2011

Хикәяче, публицист Рафис Әхәт улы Гыйззәтуллин 1955 елның 8 мартында Татарстанның Сарман районы Урта Кәшер авылында туа. 1972 елда Иске Кәшер урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетына укырга керә. 1977 елда татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты белгечлеге буенча укуын тәмамлап, студент чагыннан ук хезмәттәшлек итә башлаган «Татарстан яшьләре» газетасына эшкә урнаша. Шуннан бирле аның тормыш һәм хезмәт юлы, нигездә, Казан каласы һәм Казан көндәлек матбугаты белән бәйле. 1978–1979 елларда Свердловск, Ижау һәм Тоцк якларында мәҗбүри гаскәри хезмәт мөддәтен тутырып кайтканнан соң, ул әүвәл берникадәр вакыт «Ялкын» журналында, аннары озак еллар «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасы редакциясендә хәбәрче, өлкән хәбәрче, бүлек мөдире вазифаларын башкара. 1994 елның гыйнварыннан Р.Гыйззәтуллин «Татар-информ» агентлыгының баш мөхәррире хезмәтендә дә эшли.

Әле мәктәптә укыган елларында ук каләм тибрәтә башлаган Р.Гыйззәтуллин, үзенчәлекле язучы-хикәяче буларак, республиканың «Ватаным Татарстан», «Идел», «Казан утлары», «Чаян» көндәлек басмаларында һәм Мәскәүнең «Пионер» журналы, «Российская газета»сы битләрендә басылган һәм, башлыча, балалар, яшүсмерләр тормышына багышланып, кеше характерларын психологик планда ачып бирүгә корылган җыйнак сюжетлы, халыкчан образларга бай сыгылма телле хикәяләре һәм үткен фикерле публицистик мәкаләләре белән таныла. Ул – хикәяләре, лирик парчалары, нәсерләре, юморескалары тупланган алты китап авторы.

Матбугатта ирешкән уңышлары өчен 1993 елда аңа «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.

Р.Гыйззәтуллин – 1989 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

 

 

Төп басма китаплары:

Очучы буласым килә: кече яшьтәге мәктәп балалары өчен хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. – 32 б.

Урман юлы: хикәяләр, нәсерләр, юморескалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. – 94 б.

Көтелмәгән сорау: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 70 б. Кырау: хикәяләр, парчалар, юморескалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1996. – 142 б.

Багалмада кунакта: хикәяләр. – Казан: Мәгариф, 1996. – 24 б.

Төнге яңгыр: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. – 224 б.

 

 

Иҗаты турында:

Гафиятов А. Балачак белән очрашу // Татарстан яшьләре. – 1984. – 8 сент.

Галимуллин Ф. Урман юлыннан киңлеккә // Татарстан яшьләре. – 1987. – 23 июнь.

Безнең талантлар: Рафис Гыйззәтуллин. Хәкимҗан Халиков // Сов. мәктәбе. – 1989. – № 8. – 30–32 б.

Баязит М. Чишмәдә су кипмәсен // Шәһри Казан. – 2002. – 27 сент.

Низаметдинова М. Язучының күңел җылысы // Татар иле. – 2003. – № 48 (нояб.).