Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
11 июня 2020 08:44

Мәрзия Фәйзуллина шигырьләре

Көзге яңгыр   — Апа, безгә артыбыздан Шыбыр-шыбыр кем дәшә? — Кем дә дәшми, көзге яңгыр Зонтик белән сөйләшә.   Тәти кул   Уң кул була, сул кул була, Ә уң кул була тәти. Тәти кул белән ашарга Өйрәтте мине әти.     Кыш бабай   Җилкәсенә капчык асып, Кыш...

Көзге яңгыр

 

— Апа, безгә артыбыздан

Шыбыр-шыбыр кем дәшә?

— Кем дә дәшми, көзге яңгыр

Зонтик белән сөйләшә.

 

Тәти кул

 

Уң кул була, сул кул була,

Ә уң кул була тәти.

Тәти кул белән ашарга

Өйрәтте мине әти.

 

 

Кыш бабай

 

Җилкәсенә капчык асып,

Кыш бабай килеп керде.

Төрле кызык сүзләр әйтеп,

Бүләк өләшеп йөрде.

Аннан Кыш бабай

тыпырдап,

Бик шәп бии башлады.

 

 

Биемәскә, аягында —

Безнең апа башмагы.

 

Бал корты

 

 

Апам безнең бакчабызда

Матур бер гөл үстерде,

Ул гөл ап-ак чәчәк атты,

Бик матур төскә керде.

 

Апам лагерьга киткәч, мин

Шуны өзәргә булдым.

«Алам!» — диеп, гөлгә таба

Тиз генә кулым суздым.

 

 

Шулчак бал корты, безелдәп:

«Чәчәкне ө...з...ззз...мә! — диде. —

Сезгә тәмле бал җыярга

Кирәк ул беззззгә», — диде

 

Өлкән группага күчкәч

 

Өлкән группага күчкәч

Ятканда әйттем әнигә:

— Мине иртәрәк уят!

Өлкән группага күчкәч,

Соңга калуы оят.

 

Бер дә ял итми калам

Төшке ашны ашагач,

Ял итәргә ятабыз.

«Тәннәрегез, күзләрегез

Ял алсын», — ди апабыз.

 

Ял итәргә дип ятам да

Мин ялгыш йоклап алам.

Шулай итеп, әз генә дә

Ял итә алмый калам.