Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
02 июня 2020 13:54

Иң кызыклы эт токымнары

ЛАБРАДОР РЕТРИВЕР Лабрадор – президент һәм полиция хезмәткәрләре, инвалид һәм гади кешеләр эте. Әлеге токымны ау һәм балык тоту өчен үстергәннәр, әмма акылы һәм йомшак холкы ярдәмендә лабрадорлар кешеләрнең якын дусты һәм компаньонына әйләнә. Лабрадор – зур, нык гәүдәле һәм мускуллы токым. Ул берничә сәгать рәттән авыр физик эш белән...

ЛАБРАДОР РЕТРИВЕР

Лабрадор – президент һәм полиция хезмәткәрләре, инвалид һәм гади кешеләр эте. Әлеге токымны ау һәм балык тоту өчен үстергәннәр, әмма акылы һәм йомшак холкы ярдәмендә лабрадорлар кешеләрнең якын дусты һәм компаньонына әйләнә. Лабрадор – зур, нык гәүдәле һәм мускуллы токым. Ул берничә сәгать рәттән авыр физик эш белән шөгыльләнә ала. Балалар белән уйнарга ярата, өлкән яшьтәге кешеләргә игътибарлы була белә. Дөрес тәрбияләнгән эт боерыкларны җиңел үзләштерә һәм явызлыкның нәрсә икәнен

белми. Яратып суга чумуы, койрык ярдәмендә оста итеп йөзә алуы – токымның табигый үзенчәлеге.

ЧАУ-ЧАУ

Чау-чау – якын дус була алырлык һәм эшкә яраклы эт. Элеккеге вакытта алар болан үрчетүче кешеләрне һәм көтүләрне явыз бүреләрдән саклаган. Хуҗалары белән бергә ауга йөргән. Шулай ук чау-чау йөк ташучы эт буларак та файдалы булган. Чау-чау башкалардан тышкы кыяфәте белән аерылып тора:

йөреше аюныкы кебек, ялы арысланныкына охшаган. Теле шарпейныкы кебек кара-шәмәхә төстә. Чау-чаулар якынча 9-15 ел яши. Холкы үзенчәлекле, бер хуҗаны гына үз итә. Башка хайваннардан өстенлеген күрсәтергә ярата, шуңа аларны кечкенә вакыттан тәрбияләргә кирәк.

ФРАНЦУЗ БУЛЬДОГЫ

Француз бульдогы – инглиз бульдогларының якын туганы. Әлеге токымны 19 гасырда Англиядә үрчетә башлыйлар. Француз бульдогы дорфа караңгы йөзле булуына карамастан, күндәм, мөлаем, күңелле холкы белән аерылып тора, юмор хисенә ия, тугры дус һәм иптәш була. Ә иң кызыгы, ул хырылдап йоклый һәм кайвакыт ялкаулана. Алар усал була белми, шул ук вакытта бернидән курыкмый. Яшәгән гаиләсенә бик ияләшә, аеруча балаларны ярата. Хуҗаны артык бәйләнчек булуы белән туйдырырга да мөмкин, яратсыннар өчен ул әллә ниләр кылана ала.

ШАРПЕЙ

Шарпейны чау-чау токымының вәкиле дип саныйлар. Алар иң сирәк токым буларак хәтта Гиннесс рекордлар китабына кертелә. Әмма шарпейның мөлаем йөзе һәм бөрмәле йомшак тиресе кешеләрдә уңай хисләр уята. Бүген Россиянең һәр алтмышынчы гаиләсендә шарпей яши. Бу эткә беренче көннән үк өйдә кем хуҗа икәнен күрсәтергә кирәк. Шарпей сәбәпсез өрергә яратмый, әмма таныш булмаган кешене беркайчан да ишек алдына кертми. Тагын бер әйбәт сыйфаты – бәйләнчек булмавы. Хуҗасы эштән кайткач өстенә сикерми, әмма түземсезлек белән яраткан кешесенең аның белән уйнавын көтеп тора.

Пекинес

Пекинес – махсус Кытай императоры гаиләсе өчен чыгарылган токым. Элеккеге вакытларда һәрбер этнең хезмәтчеләре булган. Әгәр дә хуҗасы үлсә, этне аның белән бергә күмгәннәр. Пекинеслар тәкәббер һәм көнләшүче этләр, шул ук вакытта алар назлы һәм әйбәт дус була белә. Хуҗаларның мәхәббәте һәм хуплавына мохтаҗ. Әгәр аларга игътибар белән карамасаң, пекинеслар үпкәләргә дә мөмкиннәр. Холыклары тыныч, куркусыз, киребеткән, горур. Пекинесларның каты итеп хырлавына һәм еш кына төчкерүләренә әзер булырга кирәк.