Энем бар
Шатлыгым бар — өем бар,
Әтием-әнием бар.
Минем гармуным да бар,
Гармун кадәр энем бар.
Энем мине ярата,
Мине күрсә — гел көлә.
Еласамы?
Еласа ул —
Сызып кына җибәрә
Гармун тавышы белән.
Рөстәм Мингалим
Дусларың гына булсын
Егылсаң торып була,
Торсаң йөгереп була,
Йөгерсәң җитеп була —
Дусларың гына булсын!
Сөйләшеп, уйнап була,
Күп нәрсә белеп була,
Шаярып-көлеп була —
Дусларың гына булсын!
Рөстәм Мингалим