Тукран

Дустым, синең, урманда йөргәндә, «тук-тук» дигән тавыш ишеткәнең бармы? Бу тавышны тукран чыгара. Ул, очлы томшыгы белән агач кайрысына тукылдатып, үзенә азык эзли. Агачны зарарлы бөҗәкләрдән коткара. Шуңа күрә кешеләр аны, яратып, «урман табибы» дип атыйлар.

Тукранның 220 төре билгеле. Безнең якларда чуар тукран киң таралган. Аның гәүдә озынлыгы – якынча 25 см, авырлыгы – 100 г.

Тукранның тәпиләре кыска, бармаклары озын, тырнаклары очлы. Шуңа күрә ул агач кәүсәсе буйлап бик җиңел хәрәкәт итә. Ә каты каурыйлы койрыгы аңа агач кайрысын чукыганда егылмаска булыша.

Тукранның колагы бик яхшы ишетә. Ул агач кайрысы астында йөргән бөҗәкләрне бик тиз ишетеп ала. Ә аннары озынча һәм нык томшыгы белән авыру агачны чукырга керешә. Тукранның теле бик нечкә һәм озын. Әлеге кош, телен озын итеп сузып, агач кайрысындагы тишеккә кертә һәм кортларны кайрыдан тартып ала.

Тукран гадәттә ылыслы яисә катнаш урманнарда яши. Бигрәк тә елга, күл буйларын үз итә. Чөнки дымлы урында агачлар тизрәк чери, аларда бөҗәкләр күбрәк була. Язын һәм җәен тукран – бөҗәкләр ашый, рәхәтләнеп каен суы эчә. Көз көне ылыслы агачларның орлыклары белән туклана һәм үзенә кышка азык запасы әзерли башлый. Моның өчен черегән агач таба да аның кайрысындагы кечкенә ярыкларга нарат һәм чыршы күркәләре, имән чикләвеге тутыра.

Тукран гадәттә ялгызы яши. Ә менә яз көне үзенә пар таба һәм оя ясарга керешә. Моның өчен агачта куыш ясый. Моңа якынча ике атна вакыт сарыф итә. Куышның керү урыны тар, ә эче киң була. Куышның керү урынын, башка кошлар һәм җәнлекләрдән саклау өчен, махсус агач гөмбәсе белән ябып куя.

Яз ахырында ана тукран гадәттә 7 ак йомырка сала. Җәй башында бу йомыркалардан тукран балалары чыга. Туганда, аларның күзләре күрми, тәннәре каурый белән капланмаган була. Ата тукран белән ана тукран балаларын чиратлап карый һәм ашата. Өч атнадан нәни тукраннар очарга өйрәнә. Ә тагын бер атнадан туган ояларыннан очып чыгып китә һәм мөстәкыйль тормыш башлый. 

Дусларың белән бүлеш

 

 

Журналның иң беренче санын күрәсең киләме?




Сетевое издание «Салават купере»
© 2014-2020 Филиал АО «Татмедиа» «Редакция журнала «Салават купере»
Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77-59902,
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций (Роскомнадзор) от 17.11.2014 г.
Настоящий ресурс может содержать материалы 0+, 6+.
Вся информация, размещенная на данном веб-сайте, предназначена только
для персонального пользования и не подлежит дальнейшему воспроизведению и/или распространению
в какой-либо форме, иначе как с письменного разрешения редакции журнала «Салават купере».
При цитировании гиперссылка обязательна.
Адрес редакции: 420066, г. Казань, ул. Декабристов, д. 2.
Телефон: +7 (843) 222-05-46 (1646).
Электронная почта: salavatkupere@mail.ru, salavat-kupere.dir@tatmedia.com.
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Руководитель филиала: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович
Главный редактор: Хуснутдинова З.З.
Политика о персональных данных в АО "ТАТМЕДИА"
Антикоррупционная политика АО "ТАТМЕДИА""

Сайт разработан в IT департаменте АО Татмедиа»