Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
22 июня 2020 08:12

Күңелләрдә бер генә теләк: «Сугышлар кабатланмасын».

Бүген, 22 июньдә, Хәтер һәм кайгы көне. Фашистлар Германиясенең Советлар Союзына бәреп керүенә 79 ел. Ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калган, кара хәрефләр белән язылган 22 июньне Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтәбез. Нәкъ шул көнне, дөресрәге 1941 елның 22 июнь таңында, фашист Германиясе илебезгә бәреп...

Бүген, 22 июньдә, Хәтер һәм кайгы көне. Фашистлар Германиясенең Советлар Союзына бәреп керүенә 79 ел.

Ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калган, кара хәрефләр белән язылган 22 июньне Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтәбез. Нәкъ шул көнне, дөресрәге 1941 елның 22 июнь таңында, фашист Германиясе илебезгә бәреп кергән. 1418 көн һәм төн дәвам иткән канкойгыч сугышта СССР 27 миллионлап кешесен югалткан.

Сугыш... Күпме сабыйның язмышына үтеп кереп, өмет-хыялларын чәлпәрәмә китергән, балачак бәхетеннән мәхрүм иткән. Аларның бала чаклары булмаган да диярлек, чөнки алар сугыш чоры балалары. Ятимлек ачысын да татыганнар, ачлык белән дә күзгә-күз дә очрашканнар. Тик тормышта никадәр авырлыклар күрсәләр дә, алар сынмыйча-сыгылмыйча яшәүләрен дәвам итә. Ә күңелләрендә бер генә теләк: «Сугышлар кабатланмасын».

Фатих Кәрим

Сөйләр сүзләр бик күп алар

 

Сөйләр сүзләр бик күп алар,

Иренмичә сөйләсәң;

Озын сүзнең кыскасы шул:

Күп яшәргә теләсәң,

Үлем турында уйлама,

Илең турында уйла,

Илең турында уйласаң,

Гомерең озын була.

 

 

Самат Шакир

Бабамның медальләре

Бабамның медальләре күп,

Яңа костюмы тулы.

Тик бабамның – разведчикның

Терсәктән юк сул кулы.

 

Батырлыгы өчен аңа

Унлап медаль биргәннәр.

Алар шул куркак булмаган,

Разведкага йөргәннәр!

 

 

Немецлар тылына кереп,

«Тел» алып кайткан чакта,

Бомбалар шартлап ярылган

Туктаусыз алда, артта.

 

Менә шунда яраланган

Бабамның сыңар кулы.

Таза чакта ничә тапкыр

Айкаган немец тылын.

 

 

Ерак илләрдә булган ул,

Бик күп шәһәрләр алган!

Яңа батырлыклар эшләп,

Медальләр тага барган.

 

Мин сокланып карыйм аңа,

Баһадир безнең бабай!

Әмма үзе бик аз сүзле,

Мактанмый бер дә алай.