Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
11 июня 2020 07:12

Шагыйрь Әнәс Кари улы Кари (Кариев)ның тууына 100 ел

Әнәс Кари – үзенең кыска иҗат гомерен балалар әдәбиятына багышлаган шагыйрь. Аның «Балаларга бүләк» исемле беренче җыентыгы 1947 елда дөнья күрә. Үзе исән чагында ул тагын өч-дүрт китабын чыгарырга өлгерә. Вафатыннан соң да аның китаплары әледән-әле басылып тора. Шагыйрь иҗатының иң уңышлы үрнәкләре шагыйрьнең «Сыналган мәхәббәт», «Тамчы һәм чишмә», «Гөлбакча»...

Әнәс Кари – үзенең кыска иҗат гомерен балалар әдәбиятына багышлаган шагыйрь. Аның «Балаларга бүләк» исемле беренче җыентыгы 1947 елда дөнья күрә. Үзе исән чагында ул тагын өч-дүрт китабын чыгарырга өлгерә. Вафатыннан соң да аның китаплары әледән-әле басылып тора. Шагыйрь иҗатының иң уңышлы үрнәкләре шагыйрьнең «Сыналган мәхәббәт», «Тамчы һәм чишмә», «Гөлбакча» исемле сайланма шигырьләр, поэмалар җыентыкларында һәм «Татар балалар поэзиясе антологиясе» китабында (1980) урын ала.

Балалар яратып укый торган шигырьләре: «Кечкенә агроном», «Минем кунагым», «Чебиләр», «Ләйсән ява», «Без үстергән гөлләр», «Кошлар туйдырам», «Боекма песием», «Мактанчык Ильяс», «Акбай», «Сандугач», «Гөл янында», «Курчак», «Башак», «Исле сабын», «Минем әнием тегүче».

Шагыйрьнең төп басма китапалары:

Балаларга бүләк: шигырьләр. – Казан: Татгосиздат, 1947.– 34 б.– 5000 д.

Гөлбакча: шигырьләр. – Казан: Татгосиздат, 1948. – 23 б. – 5000 д.

Күңелле ел: шигырьләр. – Казан: Татгосиздат, 1951. – 59 б. – 5065

Дуслык: шигырьләр. – Казан: Татгосиздат, 1953. – 36 б. – 7000 д.

Беренче адымнар: шигырьләр. – Казан: Таткнигоиздат, 1954. – 16 б. – 10000 д.

Сыналган мәхәббәт: шигырьләр, поэмалар. – Казан: Таткнигоиздат, 1956. – 99 б. – 5000 д.

Тамчы тамганда: шигырьләр. – Казан: Таткнигоиздат, 1957. – 24 б. – 8000 д.

Хуш килдегез, кошлар!: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1966. – 13 б. – 2300 д.

Тамчы һәм чишмә: шигырьләр / төз. С.Шакир. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 128 б. – 2100 д.

Тамчы тамганда: балалар өчен шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 32 б. – 30000 д.

Гөлбакча: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1996. – 79 б. – 5000д.