Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
20 апреля 2016 08:33

Балалар бакчасында әхлак тәрбиясе

Әлмәт районы Елховой авылы «Күбәләк» балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең I квалификацион категорияле тәрбиячесе Әлфия Минниәсгад кызы Яруллина. «Күбәләк» балалар бакчасында әхлак тәрбисе. Балаларны кечкенәдән инсафлы, әдәпле, тәрбияле итеп үстерү – әти-әниләрнең җаваплы һәм изге бурычы. Үз-үзеңне тоту, аралашу күнекмәләре бирү гаиләдә һәм балалар бакчасында башлана.  2...

Балаларның социаль-шәхси үсешендә тәрбия эше “Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү программасы” ,“Бала һәм әйләнә-тирә дөнья”, “Балалар бакчасында әдәп һәм әхлак тәрбиясе”, “Хезмәт тәрбиясе”, “Культура-гигиеник күнекмәләр тәрбияләү” , “Тәрбиядән яраладыр  тәрбия” методик кулланмалары  аша бирелә, шулай ук ”Р.Фәхреддиннең “Балаларга үгет һәм нәсыйхәт” дигән хезмәтеннән чыгып алып барыла. Балалар бакчасы  тәрбиячеләре  яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып  балаларга туган якның тарихы, табигате, мәдәнияте белән даими таныштырып баруны максат итеп куя. Башка елларда “Нәни мирасчылар” түгәрәге халкыбыз мәдәнияте һәм тарихы, гореф-гадәтләре белән  генә таныштырган булса, бу уку елында ул әхлак тәрбиясе белән берлектә алып барыла. Шуңа нигезләнеп бакчада аерым программа төзелде.Ул блокларга бүленде, шул блоклар нигезендә планга кертелде Һәм өч юнәлеш белән алып барыла.

Болар:

- балалар һәм ата-аналар

- тәрбиячеләр

- җәмәгатьчелек белән эш.

Шушы максатларга ирешү өчен без түбәндәге бурычларны куйдык.

1. Балаларны туган  тел , туган ил һәм аның табигате белән таныштыру.

2. Татар халкының тормыш-көнкүрешендәге үзенчәлекләре, милли киемнәре, мөселман бәйрәмнәре, матур йолалары белән таныштыру.

3.Туган авылыбызның күренекле шәхесләре белән таныштыру.

4.Татар халкының тарихына, үткәненә кызыксыну, горурлык хисе уяту, патриотик хисләр  тәрбияләү.

 Әхлаклылык  күп гасырлар буена  кешелекне дәвам иттерү чарасы буларак, табигый ихтыяҗ булып яшәп килгән. Яшь   буын өлкәннәр белән аралашкан, тормышта кирәкле күнекмәләргә, кешеләр арасында үз-үзен тотарга, аралашырга өйрәнгән, халыкның гореф-гадәтләрен, йолаларын өлкән буын ярдәмендә үзләштергән.     

Шушы  сорауларга җавап итеп  һәм халкыбызның тарихын өйрәнү, аңлау, әби-бабаларыбызның күрсәткән шөгыльләрен, һөнәрләрен,  гореф -гадәтләрен , телен, динен хөрмәт итү, җыр-моңын  балалар күңеленә салып, сеңдереп калу максатыннан, без үзебезнең бакчабызда музей педагогикасын кулланабыз һәм үзебезнең авылыбызның горурлыгы булган ”Авыл тарихын өйрәнү” музеена һәрдаим  барып аралашып торабыз  күп кенә чараларыбызны шунда үткәрәбез.

Әхлак тәрбиясе бирүдә авылыбызның сугыш һәм хезмәт ветераннары, күренекле һәм үрнәк кешеләре белән очрашып тору  да  отышлы гына нәтиҗәләр бирә, алар  балаларга балачакларын  гына сөйләп кенә  калмыйлар,  безгә үзләренең үгет-нәсыйхәтләрен дә бирәләр.

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда  белем һәм әхлак  тәрбиясе үстерүдә дәвамчылык принцибы аеруча зур роль уйный.

Бала вакыттагы беренче тәэсирләр бөтен гомергә эз калдыралар. Шуңа күрә дә, без сүздә генә түгел,  җитди рәвештә киләчәк буынны тәрбияләргә телибез һәм бу эшне мәктәп белән даими рәвештә  алып барабыз, чөнки балалар бакчасында салынган орлыклар шытып чыгып,  мәктәпкә киткәч тә уңай нәтиҗәләр бирергә тиеш.

 Бакча балаларын  намуслы, игелекле, әхлаклы итеп тәрбияләүдә, уңай сыйфатларын үстерүдә халык авыз  иҗаты, шөгыльләр, татар халык  һәм дини бәйрәмнәреннән  “Сөмбелә”, ”Каз өмәсе”, “Нәүрүз”, “Карга боткасы”, ”Сабантуй”, ”Корбан гаете”, “Ураза гаете”, ”Исем кушу” кебек бәйрәмнәрнең тәрбияви әһәмияте аеруча зур.

Әхлак тәрбиясе бирүдә традицион булмаган чараларның берсе булып балаларны дини культура белән таныштыру тора

 Дин белән таныштыру  аша  шәхесне әхлакый камилләштерү максатын күздә тотып  даими рәвештә мәчет һәм мәдрәсә белән элемтәдә тору  файдалы. Бездә мәчет һәм  мәдрәсәләрдә  очрашулар еш алып барыла, алар үзләре дә безгә килеп бакча коллективы, балалар белән әхлакый әңгәмәләр уздыралар.

Җәмәгатьчелек белән эшләү балага һичшиксез уңай нәтиҗә бирә, ләкин бу эш бакча һәм гаилә белән берлектә алып барылган очракта гына аның җимешләре күренер.

Шулай итеп яшь буында милли аң формалаштыру һәм шуның аша туган телен, халкын ихтирам итүче, табигатенә мәхәббәт тәрбияләүче, рухи-әхлакый яктан камил шәхес итеп тәрбияләү бурычын бик күп тырышлык куеп эшләгәндә генә безнең киләчәгебез уңышлы булыр.