Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
27 мая 2015 00:00

Балалар бакчасына әзерлек

         Күпчелек әниләр өчен баланың беренче тапкыр балалар бакчасына баруы бик дулкынландыргыч  вакытка әйләнә. Чөнки бу периодта бала тагын да мөстәкыйльрәк булырга һәм әнидән башка калырга өйрәнергә тиеш. Дәвамы түбәндәрәк:  

Бакча  белән  баланы ул анда йори башлаганчы ук  таныштырырга кирәк. Бала балалар бакчасының нәрсә икәнен, ни өчен кирәклеген, анда башка балаларның нишләгәнен белергә тиеш. Берничә файдалы киңәшкә тукталыйк:

 

 Балалар бакчасы янында, я территориясендә йөрегез. Үзегез бакча, анда балаларның  бергәләшеп ни белән  шөгыльләнүләре: саф  һавада йөрү, уйнау, җырлау, бию, шулай ук рәсем ясау, китап уку һ.б.лар турында сөйләгез.   Алдан ук балага, андагы балалар зурлар, шуңа  әниләреннән  башка гына калалар, дип аңлатыгыз.

      Баланы тәрбияче һәм инде группага йөрүче балалар белән таныштырыгыз.  Группада тәрбияченең һәрвакыт янда булуын, аның гел ярдәмгә килә алуын аңлатыгыз.

       Бала үзенең группасына йөрүче балалар белән алдан танышса, икенче юлы белгән йөзләр янына килү аңа җиңелрәк булачак.

        Бакчада уенчыклар  барлык балаларныкы да булганын, кемдер бер уенчык белән уйный икән, аны тартып алырга ярамаганлыгын аңлатыгыз.

Тагын бер кагыйдә: өйдән уенчык алып килеп башкаларга күрсәткәнсең икән,  аның белән бүлешергә кирәк, әгәр бүлешергә теләмәсәң - алып килмә.

        Шулай итеп, бала беренче тапкыр балалар бакчасына барганда түбәндәгеләрне белергә тиеш:

-  ул инде зур һәм ускән;

-  бакчада күңелле һәм кызык, анда уенчыклар күп һәм дуслар табарга була.

        Балалар бакчасына ияләнү әкренләп һәм стрессларсыз булырга тиеш. Шул вакытта гына бала анда теләп йөриячәк, ә сез узегезнең үскән һәм мөстәкыйль балагыз өчен борчылмыйча эшкә бара алачаксыз.