Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
29 мая 2023 13:36

Казлар-аккошлар

Әкиятне сәхнәгә куючы  татар теле тәрбиячесе -  Насыйбуллина Фәния Тәлгать кызы, музыка җитәкчесе Саломатина Гүзәл Равил кызы, тәрбияче Низамова Ләйсән Дамир кызы.   (Рус халык әкияте) Театрда катнашалар: Кыз, Малай, Кызлар, Убырлы карчык, Казлар, Мич, Алмагач, Елга,Тычкан Көй яңгырый. Казлар бии-бии җырлыйлар. Бер әбинең булган Ике күңелле казы, Берәү ак, Берәү...

Әкиятне сәхнәгә куючы  татар теле тәрбиячесе - 

Насыйбуллина Фәния Тәлгать кызы,

музыка җитәкчесе Саломатина Гүзәл Равил кызы,

тәрбияче Низамова Ләйсән Дамир кызы.

 

(Рус халык әкияте)

Театрда катнашалар: Кыз, Малай, Кызлар, Убырлы карчык, Казлар, Мич, Алмагач, Елга,Тычкан

Көй яңгырый. Казлар бии-бии җырлыйлар.

Бер әбинең булган

Ике күңелле казы,

Берәү ак,

Берәү кара,

Ике күңелле казы.

Убырлы карчык сәхнә уртасына чыга. Аларга кара япма яба.

Убырлы карчык:

Аха, биисез, барыгыз миңа ашарга алып кайтыгыз.

Казлар:

Кыйгак, кыйгак. Ярар, Әби.

Казлар як-якка каранып очып китәләр. Малай белән кыз өй алдына чыгалар бииләр.

Маша белән Ваня бии

Маша:

Мин әйбәт, матур кыз.

Мин җитез һәм өлгер.

Бик зур устем мин,

Әти белән әнинең,

Булышчысы мин.

(уртада Маша белән Ваня басып торалар.Кызлар төрлесе төрле яктан кычкыралар.)

Кызлар:

–Маша, Маша чык әйдә.

Безнең белән уйнарга.

Кызлар:

Маша, Маша чык әйдә.

Әйлән-бәйлән биергә.

Маша:

–Дускайларым, кызларым, чыга алмыйм.

Энекәшем, Ванюшаны карыйм.

Маша:

–Син монда утырып тор, ә мин дусларым белән уйнап алам, беркая да китмә.

(Ваня уртага утыра, кызлар уйныйлар)

Кызлар белән күмәк уен. “Бу кемнең тавышы?”

Кызлар түгәрәк ясап басалар, Маша уртада, ул кызларны тавышыннан танырга тиеш була.

Маша, Маша син кайда?

Кил әйдә безгә, уйна.

Күзләреңне Маша йом,

Уйлап кара, дәште кем?

Алиса:

-Маша, Маша мин монда.

Маша:

-Полина?

Кызлар:

-Юк (Уен шулай дәвам ителә. Ерактан казлар очып чыгалар)

Казлар:

-Кыйгак, кыйгак,

Әби безне мактар.

Әйдә, алыйк

Эби янына очыйк.

Малайны канатларына утыртканнар да алып та киткәннәр. Маша уртага чыга.

Маша:

Кайда син Энем?

Кайда син Ванюша?

Нишләргә инде?

Әти орыша. әни орыша.

Казлар аккошлар

Энемне алып киттеләр.

Кайда син энем?

Кайда син Ваняша? (битен каплап елый)

Юк, еларга вакыт юк.

Тизрәк энемне эзләргә кирәк. (Зал уртасында түгәрәк ясап әйләнә, ян-якка карый, уртага алмагач чыга.)

Алмагач:

Мин алмагач, Зур алмагач,

Алмаларым көз җиткәч,

Кызарып пешәләр.

Маша:

-Алмагач, алмагач, әйт әле:

Казлар кайсы якка очтылар?

Энемне алып качтылар.

Алмагач:

–Минем кыргый алмамны ашасаң, әйтәм.

Маша:

–О, өйдә мин бакчада үскәнне дә ашамыйм әле.

Алмагач бер сүз дә әйтми. Кыз тагын йөгерә. Каршысына мич чыга.

Мич:

Пешерәм, пешерәм.

Кабартма пешерәм.

Гөмбә белән, алма белән

Мин бәлеш пешерәм.

Маша:

–Мич, мич, әйт әле:

Казлар кайсы якка очтылар?

Энемне алып качтылар.

Мич:

–Минем арыш ипине аша, әйтәм.

Маша:

– О, өйдә мин бодайныкын да ашамыйм әле.

Мич кызга берни әйтми. Кыз тагын йөгерә башлый. Кыз бик озак йөгерә, йөгерә торгач. Каршыга елга чыга

Елга:

–Мин елга, матур елга.

Ярларым кесәлдән, сөттән.

Маша:

–Елга, елга, әйт әле:

Казлар кайсы якка очтылар?

Энемне алып качтылар.

Елга:

–Кесәл белән минем сөтемне ашасаң, әйтәм.

Маша:

–Юк, өйдә мин каймак та ашамыйм әле.

Кыз бик озак йөгерә, йөгерә торгач. Убырлы карчык каршына килеп чыга

Маша:

–Исәнме, Әбекәй.

Убырлы карчык:

–Исәнме матур кыз. Ник килдең?

Маша:

Куп йөрдем, ардым, туңдым.

Бераз җылынырга туктадым.

Убырлы карчык:

–Кер әйдә, утыр.

Менә сиңа йон, эрлә.

Маша:

–Эрлим әби, эрлим.

Убырлы карчык:

–Эрлисенме?

Маша:

Эрлим әби, эрлим. (Малай уртада утыра, кыз йон эрли, убырлы карчык уртада)

Убырлы карчык:

Мичкә ягып җибәрәм

Тәмле ашлар пешерәм.

Малайларны, кызларны (корсагын уа)

Мин ашарга яратам.

(Убырлы карчык кереп китә. Тычкан чыга, кыз янына килә)

Тычкан:

-Маша, Маша матурым,

Бер кисәк ипи бир әле,

Яхшы сүз әйтәм. (Кыз ипи сындырып бирә).

Тычкан:

Убырлы карчык мичкә яга,

Тәмле ашлар пешерә,

Малайларны, кызларны

Ул биктә ярата.

Качыгыз тизрәк.

(Кыз белән малай чыгып китәләр. Убырлы карчык кычкыра)

Убырлы карчык:

-Эрлисеңме кызым.

Тычкан: (Тычкан кыз урынына әйтә)

-Эрлим әби, эрлим.

(Убырлы карчык чыга, тычкан кача).

Убырлы карчык:

-Ай, ай алдадылар.

Ялганладылар.

Казлар, очыгыз,

Тизрәк, тотыгыз.

(Кыз малай белән чабалар, елга янына килеп җитәләр)

Маша:

–Елга, елга, яшер безне! — ди.

Елга:

–Аша минем кесәлне! Башка чара юк, кыз ашый.

Елга:

–Килегез монда (Елга аны яры астына яшерә, казлар күрмичә очып узалар)

Маша:

–Рәхмәт Елга.

Кыз, качкан җиреннән чыгып, елгага рәхмәт әйтә дә энесе белән алга таба китә. Ә казлар кире очып киләләр, тагын боларны очраталар. Шул арада кыз юлда бер мич күреп ала.

Маша:

Мич, мич, яшер безне!

Мич:

–Минем арыш кабартмамны аша! Кыз тиз генә арыш кабартманы ашый.

Мич:

–Килегез монда.

Маша:

–Рәхмәт, мич.

Энесе белән мичкә кереп утыра һәм мичнең капкачы ябыла да. Кыз моннан чыга да энесе белән тагын алга йөгерә башлый, казлар аны тагын күреп алалар, тагын артларыннан куа башлыйлар

Инде нәрсә эшләргә? Кыз алмагачны күреп ала.

Маша:

–Алмагач, алмагач, яшер безне! – ди.

Алмагач:

–Минем алмамны аша! (Кыз тиз генә алманы да ашый).

Алмагач:

–Килегез монда.

Шунда алмагач аны ботаклары белән ышыклый, яфраклары белән каплый, казлар аны күрмичә очып китәләр.

Маша:

–Рәхмәт, алмагач.

Казлар, кычкыра-кычкыра очып йөриләр-йөриләр дә, бернәрсә таба алмагач, кире очып китәләр.

Маша:

-Энем, казлар аккошлар безне куып тота алмадылар. Без исән-сау кайтып җиттек.

 

Казлар–аккошлар әкиятенә такмаклар.

“Казлар–аккошлар” турында,

Матур итеп уйнадык.

Без әз генә каушасак та,

Сезнең өчен тырыштык.

Маша, Маша бас әйдә,

Бергә басаек әле.

Уйнап-көлеп, җырлап-биеп,

Күңел ачаек әле.

 

Казан шәһәре Авиатөзелеш районының «123 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе