Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
24 мая 2023 11:59

Хәйләкәр төлке

    Әкиятне сәхнәгә куючы: татар теле тәрбиячесе Хасанова Фәния Равил кызы (Башкорт халык әкияте) (Урман күренеше. Аю йөри, сындык тоткан. Яңгыр ява, күк күкри) Аю: Кем бар монда? (3 тапкыр) (колагына кулын куеп тыңлап карый) (Агач артыннан бүре белән куян чыга, туңганнар, калтырыйлар) Бүре: Ай-яй нинди янгыр. Куркыныч. Куян:...

 

 

Әкиятне сәхнәгә куючы:

татар теле тәрбиячесе Хасанова Фәния Равил кызы

(Башкорт халык әкияте)

(Урман күренеше. Аю йөри, сындык тоткан. Яңгыр ява, күк күкри)

Аю: Кем бар монда? (3 тапкыр) (колагына кулын куеп тыңлап карый)

(Агач артыннан бүре белән куян чыга, туңганнар, калтырыйлар)

Бүре: Ай-яй нинди янгыр. Куркыныч.

Куян: (калтырый) Әйе, бик куркыныч.

Аю: Әле җәй, менә көз җиткәч, бигрәк тә начар булачак. Салкын да, ашарга да юк.

Бүре: Әйдәгез бергә булыйк, бергә яшик!

Куян: Бергә булсак, кышларга да җиңел булыр!

Аю: Дуслар, безгә йорт салырга кирәк. Рәхәтләнеп кышларбыз.

Бүре, Куян: Без йорт сала белмибез.

(Әтәч очып керә, егыла. Күзләрен ача.)

Әтәч: Мин кайда?

Аю: Кайда булсын, урманда.

Бүре: син ничек монда килеп эләктең?

(Әтәч торып баса, кагына, әйләнә. Чалбарын тарта)

Әтәч: Менә җылы якларга китмәкче идем.Туйдым хуҗа белән яшәргә. Беләсезме, хуҗа миннән аш пешерергә теләде. Характерлар белән туры килмәдек.

Аю: Әйдә, бездә кал, бергә кышларбыз.

Бүре: Син бәлки йорт сала беләсеңдер.

Әтәч: Йортмы, әй, шундый җиңел аны салу! Йомырка салган кебек.

(Әтәч бер таяк алып җирдә йорт рәсеме ясый.)

Әтәч: Менә шулай. Әйдәгез.

(Барлык хайваннар йорт сала башлый, кем бүрәнә ташый, кем түбә яба)

Хайваннар: Менә нинди матур безнең йорт!!!!

(Аю йорт янына умарта оялары куя, умарталарны карап йөри. Башына кәрзин кигән.. умарталар очып чыга.)

(Бүре белән куян балыкка баралар)

Бүре: (җайлап утыра, куян кармагына азык сала) Балык зуры да, кечкенәсе дә эләк.

Куян кычкыра: Эләкте, әйдә тарт, тарт, чыгар!

(Әтәч яшелчә бакчасы саклый, яшелчәләргә су сибә. Җырлап йөри, очып килгән кошларны куа. Аларны ачулана. Музыка астында куып йөри.)

Әтәч: ку-ка-ре-ку!!

(барлык хайваннар өстәл артында утыралар, самовардан чәй эчәләр)

Әтәч: Иптәшләр, безгә сыер алырга кирәк.

Аю: Әйе бик яхшы, сөт булыр иде.

Бүре: Маааай була...

Куян: Ит була...

Әтәч: әйе, сөттән май ясарбыз, кыш көне рәхәтләнеп ашарбыз!

(Аю, Бүре, Әтәч базарга китәләр. Киләләр базарга. Анда ярминкә. Музыка уйный).

1 кеше: Сарык сатам, сарык сатам

2 кеше: Песи сатам, песи сатам.

3 кеше: Чеби сатам...

4 кеше: Сыер сатам, сыер сатам:

Аю: Күпме тора сыер?

Кеше: 10 тәңкә!

(Хайваннар киңәшләшә. Сыерны алалар. Кайтып китәләр. Куян каршы ала, кулында кишер, сыерны кишер белән сыйлый.)

(Әтәч кулына чиләк белән сөт тотып керә).

Әтәч: Хәзер май ясасак та була. Бу майны иптәшләр, очырмада сакларга кирәк. Кышка дигән майга беркем тимәсен!

(Барлык хайваннар авыр сулап карап калалар)

(Ишек шакыйлар. Куян ишекне ача, комган тотып Төлке керә)

Төлке: Хәерле кич дусларым!

Бүре: Төлке, син кая барасын?

Төлке: Мин ятим, бер үзем генә калдым. Барыр урыным да юк. Бар байлыгым минем – комган. Кертегез эле мине яшәргә.

Әтәч: ярар, безнен белән яшә. Безнең кышка әзерләгән май да бар, ничек тә бергә кышларбыз.

Төлке: (Эзләнә) Май бар дип әйттеләр, кайда икән?

(Хайваннар югында төлке майны ала да ашый, ала да ашый)

(Кыш җитә.)

Аю: Салкынайтты, кыш җитә бугай. Ашыйсы да килә.

Бүре: Әйдәгез майны ашыйбыз.

Куян: Бәрәңге кыздырабыз.

(чыгып китәләр май алырга )

(Төлке бу вакытта чәй өстәле әзерләп йөри)

(Куян, Бүре, Аю, Әтәч керәләр. Барысы да май юклыгына аптыраган)

Куян: Кем ашады майны?

Аю: Мин түгел

Буре: Мин түгел

Әтәч: Мин дә түгел.

Төлке: Аңламыйм, сез нәрсә турында сөйләшәсез?

Әтәч: Кемдер безнең саклап куйган майны ашап бетергән!

Бүре: Әйдәгез, учак ягабыз, барыбыз да утыра, кемнән май чыга, шул ашаган була!

(учак әйләнәсенә төзелеп утыралар. Аю йоклап китә, башкалар да йоклаганга сабышалар, Төлке тора да комганын алып аю өстенә май агыза)

Төлке: Торыгыз, торыгыз, менә кем ул майны ашап бетергән !

Куян: Ах син алдакчы, син аю йоклаганда комганнан аю өстенә май сиптең. Менә кем ул майны ашаучы!!!

Аю: Без сине безгә яшәргә керттек.

Бүре: Сине кызгандык.

Әтәч: Моннан соң син безнең белән яшәмисең!

(Төлке елый)

Төлке: Гафу итегез мине, дусларым!

Бүре: Ярар, башка алай эшләмә.

Куян: Ярар, бергә яшик!

Әтәч: Әйдәгез, төлкене гафу итик, дус булыйк.

 

Казан шәһәре Авиатөзелеш районын “ Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче

348 нче номерлы катнаш төрдәге балалар бакчасы” муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы