Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
27 апреля 2023 12:00

Г.Тукай туган көненә җырлы бүләк

Апрель ае – Татарстаныбызда Тукай, туган тел ае. Бу датага махсус туры китереп, «СалаваTIK» төркеме бөек татар шагыйре Г.Тукай сүзләренә язылган «Бала белән күбәләк» җырын башкарды. Бүген әлеге җырның видеосы интернетта дөнья күрде. «Апрель аенда Тукайның берәр җырын башкару безнең матур бер традициягә әйләнеп бара. Узган ел, «СалаваTIK»лар танылган җырчы...

Апрель ае – Татарстаныбызда Тукай, туган тел ае. Бу датага махсус туры китереп, «СалаваTIK» төркеме бөек татар шагыйре Г.Тукай сүзләренә язылган «Бала белән күбәләк» җырын башкарды. Бүген әлеге җырның видеосы интернетта дөнья күрде.

«Апрель аенда Тукайның берәр җырын башкару безнең матур бер традициягә әйләнеп бара. Узган ел, «СалаваTIK»лар танылган җырчы Филүс Каһиров белән «Туган тел» җырын башкарган иде. Бер ел эчендә YouTube каналда «Туган тел» 92 мең карау җыйды. Быел да, Тукаебызның туган көненә яңа җыр әзерләдек – «Бала белән күбәләк». Бу җырны сайлавыбыз юкка гына түгел. Балалар бакчасында иң беренчеләрдән өйрәнелә торган композиция ул. Аны татар балалары гына түгел, башка милләт балалары да яратып башкара. «Бала белән күбәләк» гади генә булса да, бик моңлы җыр. Клипта Яңа ел бәйгесендә җиңүче нәни тамашачыбыз – 4 яшьлек Дилә Төхвәтуллина да катнашты. Ул күбәләк ролен башкарды», – ди, «СалаваTIK»лар төркеме җитәкчесе Зилә Фәйзуллина.

«Салават күпере» журналын кызыма 2 яшьтән алдыра башладык. Ул вакытта, балага татарча журналлар эзли башлагач, үзем кечкенә чакта яратып укыган «Салават күпере» журналы искә төште. Хәзер инде ел саен яздырабыз, журналның һәр санын кадерле кунак итеп көтеп алабыз. Ябыштыргычларны аеруча ярата кызым. «СалаваTik»лар белән дә беренче танышуыбыз «Салават күпере» аша булды. Иң яраткан җырларыбыз – «Лап-лап» һәм «Әпипә». Яңа ел концертын да түземсезлек белән көтеп алдык. Җитмәсә шунда, лотореяда катнашып, клипта төшү бәхете елмайды. Бу хәбәрне кызым бик куанып кабул итте. Клипта төшү көнен дә түземсезлек белән көтеп алды. Ә видеога төшерү вакытында «СалаваTIK»лар белән якыннан танышып, Сәрбиназ (песи образы) һәм Сәидә (юлбарыс образы) белән дуслашып та өлгерде. Клипта безгә төп рольне – күбәләк образын башкарырга куштылар. Рольгә керү өчен күлмәкләр сайлап, чәчләр ясаганыбыз, съемкада катнашуыбыз – күңелле балачак хатирәсе булып истә калачак. «СалаваTik»ларга, оештыручыларга бик зур рәхмәт» – ди, Диләнең әнисе Айгөл Төхвәтуллина.