Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
26 апреля 2023 07:16

Мастер-класс: «Зәвыклы татар бизәкләре»

(ата-аналар белән хезмәттәшлек) Нәфис зәвыгы, күңел нуры, җитез кулларының осталыгы белән элек-электән үк дан тоткан татар хатын-кызлары. Челтәр-челтәр ак пәрдәләрсез, чигүле сөлге, ашъяулыкларсыз ямьле булмас иде татар йортлары. Ә әбиләрнең сандыкларындагы буыннан буынга тапшырыла торган кадерле байлыкны караганда без тарихыбыз белән генә түгел, татар халкының милли сәнгате белән дә танышабыз....

(ата-аналар белән хезмәттәшлек)

Нәфис зәвыгы, күңел нуры, җитез кулларының осталыгы белән элек-электән үк дан тоткан татар хатын-кызлары. Челтәр-челтәр ак пәрдәләрсез, чигүле сөлге, ашъяулыкларсыз ямьле булмас иде татар йортлары. Ә әбиләрнең сандыкларындагы буыннан буынга тапшырыла торган кадерле байлыкны караганда без тарихыбыз белән генә түгел, татар халкының милли сәнгате белән дә танышабыз.

Бүген хатын-кызларның күпчелеге эш белән мәшгуль. Ул балалар да үстерә, йорт-җирне дә карый, өстәвенә карьера да ясый. Мең төрле мәшәкатьләргә чумып, заман таләпләренә буйсынып яши. Ә үзенчәлекле, кабатланмас һәм серле татар хатын-кызы булып калу өчен нишләргә кирәк сон? Моның өчен һәрбер хатын-кызның үз сере бардыр, мөгаен. Мин дә үз серләремнең берсен чишеп, уртаклашасым килә. Хатын-кыз, нинди генә кием сайласа да, аның образын тулыландырып торучы нәрсә – ул бизәнү әйберләре. Беркайчан да модадан чыкмый торган бизәнү әйберсе булып беләзек санала. Ул ел буе һәркайсы киемгә дә актуаль. Элек-электән татар хатын-кызларының кулларын да алтын-көмештән ясалган беләзекләр бизәгән. Хәзерге заманда беләзек сайлау мөмкинчелеге тагы да киңәйде. Аны төрле ысуллар белән төрле материаллардан ясыйлар. Ә хәзер сезнең игътибарга татар күн мозаика сәнгатенә охшашлы итеп, үзенчәлекле татар милли бизәкләре төшерелгән күн беләзек ясарга тәкъдим ителә. Минемчә, ул татар хатын- кызларына гына хас булган нәзәкатьлелек, сихри зәвыклык биреп торачак.

Беләзекнең төп өлешен күн һәм атлас тасма тәшкил итә. Аны төрлечә бизәргә була. Төрле бизәү элементларын сайларга мөмкин: чәчәк, яфрак, мәрҗәннәр. Иң элек кулыгызга туры килерлек озынлыкта күн һәм бәйләргә җайлы булырлык атлас тасма алырга кирәк. Алар җилем ярдәмендә үзара ябыштырыла. Бизәү өчен төрле татар бизәге элеметлары, аларны беркетү өчен җилем әзерләнә. Аннан соң композиция җыела, беләзектә урнаштырыла, җилем ярдәмендә бу композиция беләзектә беркетелә. Моның өчен башта һәрбер элментларны (яфракмы ул, чәчәк, мәрҗәнме) алырга һәм аңа җилем сылап үз урынына ябыштырырга кирәк. Шулай итеп, барлык детальләр беркетелеп чыга.

Алдан әйтелгәнчә, беләзек татар күн мозаикасы сәнгатенә охшашлы итеп башкарыла. Ә хәзер бу сәнгатьнең тарихы белән кыскача гына танышып үтик. Татар күн эшкәртү сәнгате 18нче гасырларда барлыкка килгән. Осталар йомшак күннән төрле бизәкләр кисеп алганнар. Бизәкнең контуры булып торган махсус декоратив җөй ярдәмендә әлеге элементларны мозаика техникасы белән төзегәннәр һәм беркетеп куйганнар. Аны төрле ысуллар һәм материаллар белән эшләргә мөмкин булган. Төсле тукыма, күн кисәкләреннән, мозаика сәнгатенә килештереп, апликация ясаганнар. Аның контурын тегү машинасы яисә кул белән теккәннәр. Декоратив шнурлар, сәйлән, мулине җебе белән матурлаганнар. Бу стильдә төрле аяк киемнәре- читекләр, туфлиләр, башмаклар, шулай ук мендәрләр теккәннәр.

Әлеге беләзек күңелгә җылылык биреп, татар милли сәнгатенең бизәге булып торачак. Аның ярдәмендә туган як тарихы турында булган белемнәр киңәя, матурлыкны күрә белү генә түгел, аны сурәтләү, татар бизәкләрен көнкүрештә куллану ысулының берсе үзләштерелә. Һәм үзара булган хезмәттәшлек уңай тәэсирләр калдыра.

Казан шәһәре Совет районының

«Татар телендә тәрбия hәм белем бирүче катнаш төрдәге 272 нче балалар бакчасы» муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем учреждениесе

Мөхәммәдиярова Айсинә Айдар кызы, 1кв категория тәрбиячесе