Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
14 апреля 2023 09:01

Чуаш халкының милли киеме.

Татарстан – күпмилләтле республика. Гасырлар дәвамында биредә 173кә якын милләт дус, тату гомер кичерә. Татарлар һәм руслардан кала, өченче урынны чуаш халкы алып тора. 2010 елгы Бөтенроссия халыклар санын исәпкә алу буенча безнең республикада 116,2 мең чуаш яши.         Бүген сезне әлеге милләтнең милли киемнәре белән таныштырабыз....

Татарстан – күпмилләтле республика. Гасырлар дәвамында биредә 173кә якын милләт дус, тату гомер кичерә. Татарлар һәм руслардан кала, өченче урынны чуаш халкы алып тора. 2010 елгы Бөтенроссия халыклар санын исәпкә алу буенча безнең республикада 116,2 мең чуаш яши.

        Бүген сезне әлеге милләтнең милли киемнәре белән таныштырабыз.

«Знаете ли вы страну такую,

Древнюю и вечно молодую,

Где, коль праздник – от души ликуют,

Где работа – гору дай любую…

Знаете ли вы такой народ,

У которого сто тысяч слов,

У которого сто тысяч песен

И сто тысяч вышивок цветёт?», – дип яза чуаш халык шагыйре Пётр Хузангай.

Шигырьдә язылганча, чуаш халкы эшли дә, җырлый да, меңләгән бизәк белән чигә дә белә. Шуңа да аларның милли киемнәрендә төрледән-төрле чигү үрнәкләрен очратырга мөмкин. Кызларны кечкенәдән чигәргә, ә малайларны кул эшенә өйрәткәннәр.

Ирләр киндердән тегелгән күлмәк кигән. Ул чигелгән яисә ябыштырылган рәсем белән бизәлгән – «кепе» дип аталган. Ә чалбарны «йем» дип йөрткәннәр. Хатын-кызның киеме туника сыман күлмәк-кепедән гыйбарәт. Алар төрле орнаментлар белән матур итеп чигелгән һәм төрле металл, бисер кебек әйберләр белән бизәлгән. Башларына ияк астыннан эләктереп, колакны каплый торган баш киеме – «хушпу» кигәннәр. Әлеге баш киемен төрле тәңкә акчалар, бисер, төймәләр белән бизәгәннәр. Тәңкәләрне үлчәмнәре буенча гына түгел, ә тавыш чыгарулары буенча сайлап кулланганнар.

Менә шулай матур итеп киенгән чуаш халкы эштән соң тау итәгендә төрле биюләр биеп, җырлар җырлап, хәрәкәтле уеннар уйнап күңел ачкан.

Руфия Мөхетдинова әзерләде.