Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
05 апреля 2023 13:17

Әкияттәге кебек

Равил — әйбәт малай. Ә менә ашау мәсьәләсенә килгәндә... Хәлләр кыен, хәлләр тәмам аптыраш. — Улым, бер генә чүмеч аш салдым. Ашап куй, — ди Равилгә дәү әнисе. — Ашыйсым килми, дәү әнием, рәхмәт, — дип җавап бирә Равил, ипле генә итеп. — Менә бу бәрәңге боламыгы да бик тәмле......

Равил — әйбәт малай. Ә менә ашау мәсьәләсенә килгәндә... Хәлләр кыен, хәлләр тәмам аптыраш.

— Улым, бер генә чүмеч аш салдым. Ашап куй, — ди Равилгә дәү әнисе.

— Ашыйсым килми, дәү әнием, рәхмәт, — дип җавап бирә Равил, ипле генә итеп. — Менә бу бәрәңге боламыгы да бик тәмле...

— Юк, юк. Минем тамагым тук, дәү әнием.

— Кишер юып биримме?

— Кишерне дә яратмыйм.

— Ала-ай! Бу кишерләр, чөгендерләр еларлар инде.

— Еларлар? Нигә еларлар?..

— Үзләрен ашамаганга хурланып еларлар.

— Ашамагач, шатланырга тиеш бит алар, дәү әнием.

— Киресенчә. Алар бит безне Равил яратсын, безне Равил ашасын дип, тырыша үскәннәр. Кояш нурларын эчкәннәр, яңгыр суларын буыннарына күчергәннәр. Зур-зур яфраклар чыгарганнар, көч җыйганнар. Ә син аларны яратмыйм дисең. Менә шул син яратмаганга елый да инде алар.

— Ашау ярату буламыни?

— Ярату була. Аларның вазифасы шундый, улым. Сезнең кебек малайларга һәм кызларга көч бирәсе килә аларның. Йөзләрегезне көләч, алсу итәсе килә. — Ашагач бетә ич алар, дәү әнием, юк була, — ди Равил, кулларын җәеп.

— Кешеләргә файда биреп юкка чыгу — аларның яшәү мәгънәсе! Синең кебек малайлар һәм кызлар яратып ашаса, кишер дә, чөгендер дә, кәбестә дә, суган да, башка җиләкҗимешләр дә шатлана гына.

— Кызык. — Иң кызыгы тагын шунда: ай үсәсен атна эчендә үстерә алар үзләрен яраткан балаларны.

— Әкиттәге кебекме?

— Әкият тормыштан алына инде ул, улым.

Равилнең, билгеле инде, әкияттәге кебек бик тиз үсәсе килә. Шуңа күрә, күзләрен очкынландырып: — Дәү әнием, син ясаган чөгендер салатын ашап куйыйммы? — дип сорый.

— Рәхим ит, улым, — ди дәү әнисе. Шул көннән соң Равил бөтен яшелчә, җиләк-җимешләрне яратып ашый башлаган. Һәм, чынлап та, ел үсәсен — ай, ай үсәсен атна үсә икән бу.

Эльмира Шәрифуллина