Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
03 апреля 2023 11:27

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны ана теленә өйрәткәндә вакытлы матбугат куллану

Белгәнебезчә, безнең заман балалары белән хәзерге заман баласын чагыштыра торган түгел. Без өйләребезгә дистәләгән газета-журнал яздырып, шуларны укып, бер-беребез белән фикер алышып, кызыклы темаларга класс сәгатләре, дискуссияләр үткәреп үскән балалар булсак, хәзерге заманда өйләренә газета-журнал яздырып алучы гаиләләрне бармак белән генә санарлык. Ата-аналар алдында чыгышлар ясаганда матбугатка язылу турында сүз...

Белгәнебезчә, безнең заман балалары белән хәзерге заман баласын чагыштыра торган түгел. Без өйләребезгә дистәләгән газета-журнал яздырып, шуларны укып, бер-беребез белән фикер алышып, кызыклы темаларга класс сәгатләре, дискуссияләр үткәреп үскән балалар булсак, хәзерге заманда өйләренә газета-журнал яздырып алучы гаиләләрне бармак белән генә санарлык. Ата-аналар алдында чыгышлар ясаганда матбугатка язылу турында сүз кузгатсак, интернетта бөтен нәрсәне табып була дип җавап бирәләр. Алар сүзендә дә беркадәр хаклык бардыр барын. Ләкин, менә шушы журналларны бала үз кулына алып, андагы рәсемнәрен караса, әти-әнисе белән бергәләп әкиятләрен укып, шигырьләрен ятласа, башваткычларын чишсә, төссез рәсемнәрне буяса, дидактик уеннарын кисеп ясаса, ял көннәрендә бала белән бергәләп рецептлар буенча тәмле ризыклар пешерсә... бүгенге көндә татар баласының ана телен белмәү мәсьәләсе турында сүз дә булмас иде.

Шуңа күрә, без тәрбиячеләр алдында балаларны дөрес итеп ана телендә сөйләшергә, үз фикерләрен үзе теләгәнчә әңгәмәдәшенә җиткерә белергә өйрәтү, балаларның суз байлыгын арттыру бурычы тора. Ә бу җиңел эш түгел. Бер эшчәнлектә кулланган материал, икенчесендә балаларга кызык түгел. Шөгыльгә алдан ныклап әзерләнеп, кызыклы итеп үткәргәндә генә, теләгән нәтиҗәгә ирешеп була. Хәзерге заманның компьютер, телефон “чире йоккан” балаларын телгә өйрәтү өчен һәрвакыт эзләнергә, заман белән бергә атларга, яңалыкка омтылырга кирәк.

Хәзер интернет челтәре бик яхшы эшли. Анда җаның теләгән әйберне эзләп табарга мөмкин. Ләкин ул күп кенә буш вакыт тәлап итә, кул астында һәрвакыт интернет та, төсле принтер да юк. Шул вакытта безгә балалар өчен чыга торган газета-журналлар ярдәмгә килә. Безнең балалар бакчасы 16 төрле газет-журналлар яздырып ала, шуларның 10 сы татар телендә. Шулар арасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга иң якыны, әлбәттә “Салават күпере”, “Мәйдан” журналының кушымтасы булган “Мәйданчык” журналы, “Сабантуй”, “Көмеш кыңгырау” газеталары. Сезгә үземнең эш тәҗрибәмнән чыгып, бер эшчәнлек конспекты тәкъдим итәм.

Тема: "Салават күпере"– безнең дустыбыз

Максат. Балаларны “Салават күпере” журналы белән таныштыру.

Бурычлар:

  • Журналлар аша татар халык иҗатын: мәкальләр, җырлы уеннар, табышмаклар, тизәйткечләр һ.б. истә калдырырга омтылу, балаларның сүз байлыгын үстерү.
  • Бирелгән сорауларга җавап бирергә, үз фикереңне башкаларга җиткерергә, әкиятләрне сәхнәләштерергә өйрәтү.
  • Журналга, андагы әкият геройларына кызыксыну уяту.

Материаллар һәм җиһазлар: “Салават күпере” журналлары, журналлардан кисеп ясалган дидактик уеннар, презентация.

Алдан үткәрелгән эшләр: “Өч кыз” әкиятен уку, мультфильмын карау, әкият геройларының рәсемнәрен ясау, әкиятне сәхнәләштерү; салават күпере төсләренең эзлеклелеген искә төшерү; кошлар, җәнлекләрнең кайда яшәве турында әңгәмә үткәрү; Идел буе халыкларының милли киемнәре белән таныштыру.

Эшчәнлек барышы.

- Хәерле көн, балалар! Сез кунаклар яратасызмы? Мин дә бик яратам. Сез аларны ни өчен яратасыз соң? (Балаларның җаваплары).

Балалар, минем бик якын дустым бар. Ул миңа айга бер тапкыр гына кунакка килә. Бәлки, ешрак та килер иде, тик ул миннән еракта, безнең башкалабызда яши. Онытып җибәрдем, нинди шәһәр әле? Әйе, рәхмәт, Казан шәһәре. Мин дустымның килүен ай саен бик зарыгып көтеп алам. Ул минем сердәшчем дә, киңәшчем дә. Аның исемен беләсегез киләме?

Таныш булыгыз, дустымның исеме - “Салават күпере” журналы (журналның берничә санын күрсәтәм). Аның белән якынрак танышсагыз, сез дә бик тиз дуслашырсыз. “Салават күпере” Казан шәһәрендә, типографиядә басылып чыга. Аны бик күп балалар яратып укый. Яратмаслык та түгел бит! Балалар, карагыз әле экранга.

Сез журналның әкият геройларын күрәсез. Аларның исемнәре дә бик кызыклы: Шүркә, Елмай, Йомшаккай, Матуркай, Шалай, Галим.

Таныш булыгыз! Бу – Шүркә. Балалар, сез ничек уйлыйсыз, Шүркә нинди малай микән? (Балаларның җаваплары).

Рәхмәт, балалар. Шүркә турында бик матур итеп сөйләдегез. Чынлап та, ул Шүрәленең оныгы. Бабасы белән урманда яши. Кыяфәте дә бабасына бик охшаган: тәне яшькелт төстә, колаклары озынча, кечкенә генә мөгезе бар. Җыеп әйткәндә – бик сөйкемле егет! Беркемне дә кытыкламый. Шүркә җәнлекләр, кошлар, үсемлекләр тормышы белән бик кызыксына, табигатьнең тылсымлы көченә ия. Шүркә сезгә бер уен җибәргән. Әйдәгез, бергәләп уйныйбыз.

Дидактик уен: “Өе кайда?”

Ә бу чибәр кызның исеме - Елмай. Балалар, ни өчен журналда аңа шундый исем биргәннәр икән? (Балаларның җаваплары). Әлбәттә, Елмайның исеме җисеменә туры килә, ул чыннан да гел елмаеп тора. Елмай – чын татар кызы. Аның чәчләре көрән төстә, үзе бик чибәр, тәртипле, тыйнак. Матур, дөрес җөмләләр төзеп сөйләшүче балаларны ярата. Кул эшләре белән шөгыльләнә. Елмай спортка да, сәнгатькә дә зур игътибар бирә. Ул төрле милләт халыкларының биюләрен башкара.

Дидактик уен: “Елмайны төрле милләт киемнәренә киендер”
Балалар, геройлар белән танышуны дәвам итик. Бу – Шалай. Шүркә белән бер сыйныфта укый. Шалай – атаклы СК командасының капитаны. Ул гел төрле маҗараларга юлыга, бик үзсүзле һәм батыр егет. Уйнарга, такмаклар сөйләргә, башваткычлар чишәргә ярата. Шалай сезгә дә бер башваткыч җибәргән. Әйдәгез, бергәләп чишеп карыйк әле.

Экранда башваткыч.

Бу матур песинең кушаматын сез миңа үзегез әйтегез. Әлбәттә, Йомшаккай. Сезнең аны кайда күргәнегез бар? Әйе, Ул «Шаян» каналындагы «Күчтәнәч» тапшыруында яши. Дәү әни белән дәү әтине бик ярата һәм хөрмәт итә. Әкиятләр, кызыклы хикәяләр, шигырьләр укырга һәм дусларына сөйләргә ярата. Үзе бик башлы да: компьютерлар төзелешен яхшы белә. Бүген Йомшаккай сезгә үзе яраткан бер әкиятне җибәргән.

“Өч кыз” әкиятеннән өзекне сәхнәләштерү.

Салават күпере кошына дуслары Матуркай”, дип эндәшәләр. Ул да еш кына «Күчтәнәч» тапшыруында кунакта була. Матуркай бик акыллы, гадел, мәрхәмәтле, җитмәсә, тылсымлы көчкә ия. Кыяфәте дә гади түгел, ул төрле кошларның матурлыгын үзенә җыйган, салават күпере кебек җиде төстә балкый. Балалар исегезгә төшерегез әле, салават күперендә нинди төсләр бар? (Балаларның җаваплары). Сезне өстәлдә конвертларда 7 төстә чәчәк таҗлары бар. Шулардан салават күпере төсләренең эзлеклелеген югалтмыйча, чәчәк төзергә кирәк.

Дидактик уен: “Матур чәчәк”

Журналда тагын бер бик акыллы песи бар. Аныңда исеме җисеменә килеп тора. Ул - Галим. Галим бөтен балалар белән дә дус. Ул китаплар укырга, рәсем ясарга ярата. Галим һәр журналда балаларга буяу өчен рәсемнәр җибәрә. Менә бүген дә ул сезгә бүләккә шундый рәсемнәр җибәргән. Сез бу рәсемнәрне өйгә кайткач буярсыз яме. Тагын бер кызыклы әйбер, “Салават күпере” журналларының уртасында гадәттә кечкенә китапчыклар була. Мин ул китапчыкларны сезнең төркемегезгә бүләк итәм. Буш вакытыгызда карарсыз.

Бу геройлар үзара дус-тату яшәп яталар. Әгәр, “Салават күпере” журналына язылсагыз, сез дә алар белән дә бик тиз уртак тел табарсыз.

Балалар, “Салават күпере” журналлары сезгә ошадымы? Ни өчен? Әкият геройлары турында нәрсәләр сөйли аласыз? “Салават күпере” белән дуслашырга теләр идегезме? Өйгә кайткач, журнал турында кемгә һәм нәрсәләр сөйлисез? Балалар, сез миңа бүген барыгыз да ошадыгыз.Безнең эшчәнлегебез сезгә дә ошады, дип уйлыйм. Рәхмәт сезгә. Саубулыгыз.

 

Яр Чаллы шәһәре 58 нче “Тирәккәй” бакчасының татар теле тәрбиячесе Гомәрова Илгинә Тимерҗан кызы