Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
20 марта 2023 11:40

Башкорт милли киеме

Милли кием – аерым халыкның яшәү рәвеше, гореф-гадәтләре, кыскасы, бар тормышының чагылышы. Кешелек киеме ярдәмендә үзе турында мәгълүмат җиткергән, эчке дөньясын ачып бирергә омтылган. Шуңа да элек-электән кешегә бер караш ташлау белән, аның нинди милләттән икәнен билгеләп булган. Башкорт милли киеме – искиткеч бай. Бигрәк тә башкорт хатын-кызының киемнәре. Бала...

Милли кием – аерым халыкның яшәү рәвеше, гореф-гадәтләре, кыскасы, бар тормышының чагылышы. Кешелек киеме ярдәмендә үзе турында мәгълүмат җиткергән, эчке дөньясын ачып бирергә омтылган. Шуңа да элек-электән кешегә бер караш ташлау белән, аның нинди милләттән икәнен билгеләп булган.

Башкорт милли киеме – искиткеч бай. Бигрәк тә башкорт хатын-кызының киемнәре. Бала итәкле күлмәкләр өстеннән башкорт хатын-кызы көмеш тәңкәләр, мәрҗәннәр белән бизәлгән чулпы, алка, хәситә, беләзекләр кия. Ә төсләргә килгәндә, башкорт киемнәре һәм бизәнү әйберләрендә ешрак – ак, кара, кызыл, сары, сирәгрәк – яшел, күк төсен очратып була..

Кыш көне чикмән, тун, толып киеп йөргәннәр. Бәйрәм киемнәре чылтыручы тәңкәләр, елтыраучы укалар белән бизәлгән. Аякларына күн итек, башмак, туфли, күн галошлар киеп йөргәннәр. Малчылык белән шөгыльләнүче халыкның барлык кешеләре дә, ярлы, бай булуына карамастан, күн аяк киеме кигән.

Кияүгә чыккан хатын-кызлар кашмау кигән. Өлкән яшьтәге хатыннар киндер яки ситсадан ак яулык (тастар) ябынган. Бай хатыннар өстәп бүрек кигән, мамык шәл, яулык ябынган. Аякларына итек, башмак , тула оек, киндер оек, йон оек кигәннәр. Бәйрәмдә кия торган оекларын төрле төстә тегеп бизәгәннәр.

Шулай ук кием – яшь аермасы билгеләрен, гаилә хәлен, дәрәҗәсен дә чагылдырган.

Хатын-кыз киеме кечкенә вакыттан ук кыз баланы, күз тиүдән сакларга тиеш булган. Шунлыктан, киемен тәңкә, чук, мәрҗән белән бизәгәннәр. Яше дә тулмаган кыз балаларның да күлмәкләренә, баш киемнәренә тәңкәләр тегелгән. Кызларның чәч бизәүләре бик күп төрле булган.