Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
18 марта 2023 10:44

«Яз килгән»

«СалаваTik»лар март аена багышлап «Яз килгән» дигән яңа җыр яздырдылар! Бүген интернет киңлекләрендә әлеге җырның видеосы дөнья күрде. Җырның сүзләрен һәм көен Наилә Яхина иҗат иткән. «Яз килгән» җыры балалар өчен язылган җырларның берсе. 1990 елда иҗат ителде. Язылу тарихы да кызыклы. Сөйләп үтим әле. 90 нчы елның чатнап торган...

«СалаваTik»лар март аена багышлап «Яз килгән» дигән яңа җыр яздырдылар! Бүген интернет киңлекләрендә әлеге җырның видеосы дөнья күрде. Җырның сүзләрен һәм көен Наилә Яхина иҗат иткән.

«Яз килгән» җыры балалар өчен язылган җырларның берсе. 1990 елда иҗат ителде. Язылу тарихы да кызыклы. Сөйләп үтим әле. 90 нчы елның чатнап торган декабрь саклкыннарында, суык тидереп, бер атнага хастаханәгә эләктем. Шунда палата да күңелсезләнеп ятканда, бер юлы өч җыр туды. «Яз килгән», «Каз бәбкәләрен саклыйм», «Дәү әнидә кунакта» – шигъри юллар белән көе бер үк вакытта язылды. Үзем белән нота дәфтәре булмаганлыктан, кечкенә блакнотыма теркәм куйдым. Беренче тапкыр палатада ятучыларга көйләп күрсәттем. Алар да ошатты . «Күңелле җырлар» – дип мине тагын да дәртләндереп җибәрделәр. Хастаханәдән чыккач, мин аларны матбугатта бастырырга бирдем. Күп тә үтмәде, «Яз килгән» җыры «Сабантуй» газетасында ноталары белән басылып чыкты. Шуннан соң, балалар өчен җырлар иҗат итә башладым.» – дип искә ала язылу тарихын Наилә апа Яхина.

Балалар өчен ул 70 ләп җыр язган. Ул җырлар җыентык булып нәшер ителгән. «2006 елда «Шаян песи баласы», 2013 елда «Кәккүкле алан», 2022 елда «Энҗе карлар» дигән ноталары белән сүзләре тупланган балалар җырларыннан торган җыентыкларым дөнья күрде. Балалар бакчасында да яратып җырлыйлар җырларымны. «СалаваTik»ларга кушылып җырлаучылар да күп булыр дип сөенәм.» – ди, Наилә Яхина.

«Ел фасыллары турындагы җырларны нәни тамашачыларыбыз яратып кабул итә. Әйтик, «Яфрак бәйрәме» – көз турындагы җыр – 73 мең, ә « Яз җитә» җыры 161 мең карау җыйды. «Яз килгән» җырын да сабыйларыбыз яратып башкарырлар дип ышанам. Бер көнне, кызым балалар бакчасыннан кайткач, бер җыр көйләп йөри. Тәрбиячесеннән, җырның сүзләрен сораттым. Тыңлагач та, бу җырны Салаватикларга җырлатырга кирәк, дигән уй килде. Салаватикларга тәкъдим иткәч, бик яратып өйрәнделәр, сүзләрен дә бик җиңел отып алдылар. Чыннан да, бу җыр кәефне күтәрергә, елмаерга мәҗбүр итә торган матур җыр.» – ди «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина.