Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
05 марта 2023 10:51

Дөрес ашау серләре, яки табын янында үзеңне ничек тотарга?

Сәлам, дустым! Безнең һәркайсыбыз тәмле ашарга ярата. Ә менә өстәл янында үзеңне ничек тотарга тиешлекне дә һәммәбез белә микән? Әлеге кагыйдәләрне укып исеңдә калдырсаң, табын янында син үзеңне һәрчак дөрес тотарсың, әти-әниең дә синең белән гел горурланып торыр. * Терсәкләреңне өстәлгә куйма: алар синең янында утырган кешегә комачауларга мөмкин. *...

Сәлам, дустым! Безнең һәркайсыбыз тәмле ашарга ярата. Ә менә өстәл янында үзеңне ничек тотарга тиешлекне дә һәммәбез белә микән? Әлеге кагыйдәләрне укып исеңдә калдырсаң, табын янында син үзеңне һәрчак дөрес тотарсың, әти-әниең дә синең белән гел горурланып торыр.

* Терсәкләреңне өстәлгә куйма: алар синең янында утырган кешегә комачауларга мөмкин.

* Урындыкта тирбәлеп утырма: бу бер дә матур күренеш түгел. Һәм куркыныч та: артыграк тирбәлеп, егылып төшүең ихтимал.

* Авызыңа ризык капкан килеш сөйләшмә. Башта әйбәтләп чәйнәп бетер дә йот, аннан соң гына сүзеңне әйт.

* Артык зур кисәкләрне тешләп алма. Кечкенә-кечкенә итеп кабып, тыныч кына аша.

* Тәлинкәңә бары тик ашап бетерерлек ризыкны гына сал.

* Зур кисәк итне чәнечке һәм пычак ярдәмендә ашау кабул ителгән. Башта итне пычак ярдәмендә вак кисәкләргә кис тә, аннары чәнечке ярдәмендә аша. Болай ашау синең әдәпле булуыңны күрсәтер. Сиңа әле пычак тотарга ярамаса (беләм, безнең иң нәни укучыларыбыз да бар), әти-әниеңнән ярдәм сора.

* Чәнечке белән генә ашап була торган йомшак ризыкларны пычак белән кисеп утырырга кирәкми. Мәсәлән, ит, балык котлетларын чәнечке белән дә ашап була.

* Кулларыңны һәм авызыңны ашъяулыкка түгел, махсус салфеткага сөрт.

* Әгәр дә синең өстәлдә торган һәм синнән еракка куелган нинди дә булса берәр ризыктан авыз итәсең килсә, аңа бөтен өстәл аша сузылма, ә табындашларыңнан ярдәм сора.

* Уртак савытка үз кашыгың яисә чәнечкең белән кермә, ә савыттагы махсус кашыктан файдалан.

* Һәм иң мөһиме: ашар алдыннан “Ашларыгыз тәмле булсын!” дияргә, ә ашап бетергәч, ризыкны әзерләүчегә һәм табынга чыгаручыга рәхмәт әйтергә онытма!

Ашларың тәмле, табыннарың тулы, өйләрең нурлы булсын, дустым!

 Гөлнара Хәйдәрова