Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
03 марта 2023 10:22

Ноталар кайда яши?

Сәлам, дустым! «Беләсем килә!» сәхифәсенең музыкага багышланган беренче язмасында без ноталарның нәрсәгә кирәк булганлыкларын һәм ничек аталуларын белдек. Ә бүген без аларның кайда яшәүләре турында сөйләшербез. Аюлар өннәрендә, тиеннәр агач куышында, кешеләр җылы өйләрендә яшәгән кебек, ноталар да үз өйләрендә яши. Ләкин ул гади өй түгел, ә музыкаль өй. Шуңа...

Сәлам, дустым! «Беләсем килә!» сәхифәсенең музыкага багышланган беренче язмасында без ноталарның нәрсәгә кирәк булганлыкларын һәм ничек аталуларын белдек. Ә бүген без аларның кайда яшәүләре турында сөйләшербез.

Аюлар өннәрендә, тиеннәр агач куышында, кешеләр җылы өйләрендә яшәгән кебек, ноталар да үз өйләрендә яши. Ләкин ул гади өй түгел, ә музыкаль өй. Шуңа күрә аның исеме дә үзенчәлекле – НОТА СТАНЫ.

Нота станы бер-берсенә параллель (бу сүзнең нәрсә аңлатуын әти-әниеңнән сора) итеп урнашкан биш сызыктан гыйбарәт.

Син әти-әниең белән өйгә кайтып кергәндә, аларның ишекне нәрсә белән ачуын күреп беләсеңдер. Әйе, ишекне ачкыч белән ачалар. Нота станын ачып, ноталарны өйгә кертү өчен дә ачкыч кирәк. Ул – скрипка ачкычы.

Нота станындагы сызыклар астан өскә таба санала. Иң астагы сызык беренче булса, иң өстәгесе бишенче дип исәпләнә. Нота станының астында, үзенә өстәмә сызык сызып, ДО нотасы урнаша. До урнашкан сызыкны БЕРЕНЧЕ ӨСТӘМӘ СЫЗЫК дип атыйлар.

Нота станының беренче сызыгы астында РЕ яши.

Ре нотасының өстендә, беренче сызыкта МИ утыра.

Беренче сызык белән икенче сызык арасында ФА яши.

Икенче сызыкта СОЛЬ урнаша.

Икенче сызык белән өченче сызык арасында ЛЯ нотасы җырлап утыра.

Өченче сызыкта, нота станының иң уртасында – СИ нотасының өе.

Нота станы барлыкка килгәч, ноталарны язу һәм истә калдыру җиңеләя. Дөньяның теләсә кайсы илендә яшәүче музыкантлар, ноталарга карап, төрле көйләрне уйный ала. Чөнки ноталарның исемнәре дә, язылышы да, нота станы да музыка сөючеләрнең һәркайсы өчен уртак һәм аңлаешлы.

Ноталарның хәзерге атамаларын 9–10 нчы гасырларда яшәгән итальян рухание Гвидо д’Ареццо уйлап тапкан. Ул Италиянең католик чиркәвендә эшләгән һәм малайлар хорын җитәкләгән. Ноталар да, нота станы да булмаганга күрә, аңа һәр укучыны аерым-аерым җырларга өйрәтергә туры килгән. Ә бу зур хор белән җитәкләүче Гвидо өчен бик авыр булган.

Озын-озын җырларны җырлый башлаганчы, укытучы һәрвакыт махсус күнегүләр (распевка) ясата торган булган. Бу күнегүләр өчен Гвидо музыка сөючеләрнең, җырчыларның изгеләре булып саналган Изге Иоаннга багышланган гимнны сайлаган. Гимның һәр юлының беренче иҗеге киләсе юлның беренче иҗегеннән бер тонга биегрәк булган. Гвидо гимнны баскыч формасында урнаштырган:

Ut queant laxis

Resonare fibris,

Mira gestorum

Famuli tuorum,

Solve polluti

Labii reatum,

Sancte Iohannes.

Шулай итеп, беренче ноталарның исемнәре: Ут, Ре, Ми, Фа, Соль, Ля, Си (соңгы юлның ике сүзе башланган хәрефләрне кушкан) барлыкка килгән. Ut (Ут) сүзе сузып җырлау өчен авыр булганга, тора-бара ул До атамасына алышынган. До атамасы латин телендә язылган Dominus (Доминус) сүзеннән алынган. Ул «Алла» дигәнне аңлата.

Нота станы да Гвидо д’Ареццо тарафыннан уйлап табылган. Элек ул дүрт сызыктан гына торган булса, вакыт үтү белән, аңа бишенче сызык та өстәлгән.

Гөлнара Хәйдәрова