Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
12 января 2023 12:15

«Гаилә агачы» бәйгесе нигезләмәсе

1. Бәйгене гамәлгә куючылар – «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Салават күпере» журналы          Бәйгене үткәрү шартлары һәм тәртибе Бәйге 2023 ел январь – 2023 ел ноябрь аралыгында үткәрелә. Әлеге бәйгедә «Салават күпере» журналына язылучы гаиләләр катнаша ала. Бәйге шарты буенча катнашучы – куянкай гаиләсен ( әнием, әтием, бабам...) җыеп, «Гаилә агачы»на...

1. Бәйгене гамәлгә куючылар – «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Салават күпере» журналы

         Бәйгене үткәрү шартлары һәм тәртибе

Бәйге 2023 ел январь 2023 ел ноябрь аралыгында үткәрелә. Әлеге бәйгедә «Салават күпере» журналына язылучы гаиләләр катнаша ала.

Бәйге шарты буенча катнашучы – куянкай гаиләсен ( әнием, әтием, бабам...) җыеп, «Гаилә агачы»на ябыштырып, һәм 2023 елның 1 ноябренә кадәр редакциябезнең электрон почтасына (salavatkupere@mail.ru) яки Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 йорт, («ТАТМЕДИА» АҖ бинасы, «Салават күпере» журналы редакциясе) адресларына җибәрергә тиеш.

         Нәтиҗәләр ясау вакыты: 2023 нче елның ноябрь ае.

         Әлеге бәйгедә катнашучылар эшләрен редакциягә юллаганда, үзләренең әлеге нигезләмә белән таныш булуларын, юлланган рәсемнәр, башка төрле мәгълүмат өчен җаваплы булуларын, алар тарафыннан җибәрелгән мәгълүматны массакүләм мәгълүмат чараларында һәм интернет чыганакларында куллануны рөхсәт итүләрен раслый.

Таләпләр

  1. Гариза-анкета (1 кушымта)
  2. Шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык (күчермә) (2 кушымта)

Йомгак ясау, бүләкләү

Бәйге нәтиҗәләре буенча җиңүче гаилә шәһәребезнең бер кызыклы урынына барып ял итә алачак.

Уңышлар юлдаш булсын Сезгә!

Сорауларны 222-05-46 телефон номеры аша бирергә мөмкин.

                                                                                                                      1 Кушымта

«Гаилә агачы» бәйгесендә катнашу өчен

Гариза-анкета

Катнашучының исеме, фамилиясе, әтисенең исеме

Катнашучының яше

Адрес, телефон номеры.

Электрон адрес