Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
15 декабря 2022 11:00

Ел фасыллары

уен варианты – лото 4 планшет-карта, төрле төстә (ел фасыллары төсләренә туры китереп: кышкы айлар язылган карточка – зәңгәрсу фон белән, яз – ачкылт яшел төстә, җәй – ал төстә, көз – кызгылт-сары төстә). Аларның һәрберсендә өчәр ай исеме язылган, арткы ягында исә ел фасылы атамасы. Һәрбер ай исеме астында...

уен варианты – лото

4 планшет-карта, төрле төстә (ел фасыллары төсләренә туры китереп: кышкы айлар язылган карточка – зәңгәрсу фон белән, яз – ачкылт яшел төстә, җәй – ал төстә, көз – кызгылт-сары төстә). Аларның һәрберсендә өчәр ай исеме язылган, арткы ягында исә ел фасылы атамасы.

Һәрбер ай исеме астында шигырьләрдә телгә алынган ачкыч сүзләр рәсемнәре ясалган, һәм нәкъ шундый ук рәсемнәр ясалган аерым вак (шакмаклап киселә торган) карточкалар тупланмасы кирәк була:

Декабрь

Гыйнвар

Февраль

Иллюстрацияләр эчтәлекләре:

Декабрь:

1) кар капланган кыр,

2) якты көн кыскарак – караңгы вакыт озаграк,

3) тәрәзәдәге суык төшергән бизәкләр (суык),

4) кар бөртекләре

Гыйнвар:

1) кар өстендә җәнлекләр эзләре,

2) ак куян,

3) аны күзәтүче төлке,

4) кышкы урман

Февраль:

1) алсу битле-борынлы бала рәсеме,

2) кышкы якты кояшлы көн,

3) елмаючан кояш,

4) суык бабай

Март

Апрель

Май

Март:

1) боз сөңгеләре, алардан тамчы тама,

2) песнәкләр,

3) кара каргалар,

4) сыерчык оясы куелган каен агачы.

Апрель:

1) кар ачыла башлаган кара җир (проталины),

2) умырзаялар,

3) ташу,

4) гөрләвекләр белән кәгазь көймәләр яки агач ботакларында бөреләр (тал песие)

Май:

1) якты кояшлы язгы табигать күренеше,

2) беренче язгы чәчкәләр (үги ана яфрагы, тузганаклар һ. б.),

3) чәчәк атучы алмагач,

4) шомырт / сирин чәчәкләре

Июнь

Июль

Август

Июнь: 1) якты кояшлы җәйге табигать күренеше,

2) күлмәкчән, шортик-футболкалы малай-кызлар,

3) сандугач сайрый ботакта,

4) виктория җиләге.

Июль:

1) яшен,

2) җәйге чәчәкләр тулы болын / салават күпере,

3) җир җиләге,

4) алтын башаклы кыр

Август:

1) чык тамчылары төшкән сусыл яшел яфрак-чәчәк,

2) алмагач һәм астында коелган кызыл сусыл алмалар,

3) томан,

4) агачларда һәм алардан коелучы ара-тирә саргылт яфраклар.

Сентябрь

Октябрь

Ноябрь

Сентябрь:

1) очучы пәрәвез белән үрмәкүч

2) гөлҗимеш куагы

3) әбиләр чуагын сурәтләгән күренеш

4) буш, уңыш җыеп алынган сары төстәге басу

Октябрь:

  1. күктә җылы якларга очып китүче кошлар төркеме
  2. буш сандугач оясы
  3. яшелчә уңышы белән, яфраклары коелган агачлары белән бакча
  4. сары, кызгылт-сары, куе кызыл яфраклар яки куак-агачлар

Ноябрь:

  1. караңгы яңгыр болытлары, сүрән көн
  2. агачтан соңгы яфракларын өзеп исүче җил
  3. карлы яңгыр
  4. җылы киемнәр кигән балалар/кешеләр.

 

Уйнау тәртибе:

Уен алдыннан вак карточкалар тупланмалары киселеп әзерләнеп куела.

Өстәлгә һәр ел фасылына караган планшет-карталар барысы да яки берәм-берәм куела. Педагог билгеле бер ай турындагы шигырьне укый (ПРИМ. югарыда карарга). Шуннан бала вак карточкаларны, “тылсымлы капчык” яки тартмачыктан карамыйча тартып ала һәм шундый ук рәсем булган планшетка куя. Педагог рәсемдәге сүзне-күренешне әйтә, аңлатма бирә (ПРИМ. лексик байлыкны арттыру!)

Икенче дәресләрдә баланың әлеге сүзләрне, күренеш атамаларын истә калдыру күнекмәсен ныгыту максатыннан, баланың үзеннән аларны әйтеп куеп чыгуы сорала. Истә калмаган очракта, педагог ярдәм итә һәм бала әлеге лексик материалны үзләштергәнче уен даими рәвештә уйналып килә.

Уен тартмасына яки инструкция битенә "Салаватиклар"ның "Ел фасыллары" клибына яки "Салават күпере"нең ютуб-каналында ел фасылларына багышланган видеоларга чыгара торган куар-кодларны да куярга мөмкин.

 

Журналда уенның гадиләштерелгән варианты бирелде. Төрле вариантта уйный аласыз.

ФАЙРУШИНА ДИНАРА РАШАТ кызы, Казан шәһәре Совет районының "Татар телендә белем һәм тәрбия бирүче 330 нчы номерлы катнаш төрдәге балалар бакчасы" "Таңсылукай" балалар бакчасы укытучы-логопеды.