Күршебезгә бер малай
Кунакка кайткан.
Уйнаганда, болыннан ул
Бер бөҗәк тапкан.
«Камка бабай»ны иелеп
Алды кулына.
Такмаклады, ап-ак җәймә
Җәеп юлына.
Камканың шул исе китми,
Берни ишетми.
Гүя шәһәр малаен ул
Үзенә иш итми:
Мыегын да, канатын да
Һич тә селкетми.
Мин кулыма алган идем:
— Камка, кач, — дидем, —
Балаларың көтә сине,
Алар ач, — дидем.
Канатларын җилпеде дә
Китте ул очып.
Карап калды кунак малай
Авызын ачып.
Үпкәләде шәһәр кунагы —
Елмаймый, көлми.
Безнең авыл камкасы ул,
Урысча белми.
Йолдыз Шәрәпова