Вторник, 16 ноября 2021 15:21

Галия Гәйнетдинованың балачакка багышлап язган шигырьләре

Космоста булып кайттым

 

Рәсем дәресе башланды,

Яраткан дәресем ул.

– Бүген, – ди, – укытучыбыз

Космоска алабыз юл.

Үзе сөйли, әйтерсең лә,

Космоста булып кайткан.

Кайда, нинди планеталар –

Белә ул барын яттан.

Ак экранда матур-матур

Җисемнәр әнә йөзә.

Йолдызлар җем-җем итәләр

Нурлары төшә йөзгә.

Яңа ел утлары кебек

Барысы янып тора.

Кайберләре, көтмәгәндә

Янып, түбән атыла.

Менә шушы матурлыкны

Без ясыйбыз кәгазьдә.

Тик кирәк икән өстәргә

Космик корабльне дә.

Күз ачып йомган арада

Кораблебез тактада.

Ышанасызмы сез, юкмы?

Чын кораб очып бара.

Рәсем ясарга, сөйләргә

Апабыз шундый оста.

Сәяхәт ясыйбыз шулай

Я Айга, я Марска.

Экранга да, тактага да

Ничәмә ничә бактым.

Әйтерсең, бүген дәрестә

Космоста булып кайтым.

 

 

Шул черкиләр булмаса...

 

Рәхәтләнеп ял итәргә

Дәү әнигә кайттык без.

Чәй эчтек тә дуслар белән

Су буена чаптык без.

Уйный-уйный сизмәгәнбез,

Кич булып килә икән.

Ә кичен озынборыннар

Кирәкне бирә икән.

Көтүләре белән очып,

Гел янымда йөриләр.

Чәбәләнәм, читкә куам

Әллә инде күрмиләр...

Нинди үчләре бар миндә?

Ошамый соң кай төшем?

Калмады шул черкиләрдән

Кызармаган бер төшем.

Шәһәр малае дип микән,

Мине гел ят итәләр.

Атна буе без-без килеп,

Миңа һөҗүм итәләр.

Иртәгә үк кайтып китәм

Черкиләре тынмаса.

Китмәс идем, чынлап, әгәр

Шул черкиләр булмаса.

 

 

Мин кем булам инде?

 

Кичә өйгә коеп яуган

Яңгырдан качып кердем.

Бүген ут кебек кыздырган

Кояштан качып йөрдем.

Чүп утарга куштылар,

Курыктым кычытканнан.

Күршеләргә дә кермәдем,

Курыктым бал кортыннан.

Күлгә барабыз, ди әти,

Бакадан курыкмасаң.

Кем булам инде мин тагын,

Ансыннан да курыксам?

Мин хәзер шунсыннан куркам,

Анысы хәтәр барсыннан.

Качып та котылып булмас

“Куркак” дигән кушаматың

Чабып йөрсә артыңнан.

 

 

Җәй сагындыра

 

Агачлардан сары яфрак

Җиргә коела.

Табигать алтынга манган

Кебек тоела.

Миләш, баланнар кызарып,

Гел янып тора.

Тик күңелгә нидер җитми

Җәй сагындыра.

 

 

Икебезгә бер “5”ле

 

Без игезәк ике малай,

Икебезгә дә ун яшь.

Усаллар арасында без

Икебез дә бик юаш.

Юаш дип ни, була инде

Әтәчләнгән чаклар да.

Бер-береңне кыен чакта

Кирәктер бит якларга.

Камил йөрми миннән башка

Су буена, бакчага.

Миңа да ансыз күңелсез,

Икебез дә бер чама.

Бер безнең уйлар, теләкләр,

Гадәтләр бер, холыклар.

Бер үк төстә чәчләр, күзләр,

Бер фурмыда колаклар.

Парта артында да икәү

Бергә эшлибез эшне.

Хәйлә белән хәтта өчәү,

Түкмибез юкка көчне.

Камил мәсьәләне чишә,

Ә мисаллар минеке.

Беренче булып дәрестә

Бетә эшләр безнеке.

Укытучы күреп торган:

Хикмәте нидә эшнең?

– Афәрин! – ди, – Рамил, Камил,

Бүген сезгә җитеп торыр

Икегезгә бер “бишле”.

Камил белән баш ватабыз:

Икебезгә ничек итеп

Бүләрбез без бер “бишне”?

 

 

Пескәй йөри мияулап

 

Пескәй йөри мияулап,

Куйдым шунда мин уйлап:

Өйрәтим дә сөйләшергә

Йөрмәс дип гел мияулап.

Өйдә дә, ишегалдында да

“Мияу” диеп сөйләшә.

Ашарга сораганда да

“Мияу” диеп эндәшә.

Энемә өч яшь, татарча

Безнең кебек сөйләшә.

Ә өч яшьлек песине мин

Өйрәтә алмыйм сөйләргә.

“Ит” дип әйт дим, я “бир” дип әйт,

Бу бит “мияу” түгел, дим.

“Сөт” дип әйт, я “каймак” диеп,

“Сөт” димәсәң, бирмим, дим.

Тел өйрәтәм менә шулай,

Чөнки аны аңламыйм.

Йомшагым дим, песиемә,

Бер генә сүз әйтче инде,

Кәнфит бирәм, алдамыйм.

Әни әйтә:

- Азаплама,

Улым, юкка песине.

Син үзең беләсеңме соң

Песи сөйләгән телне?

 

 

Яфрак яңгыры

 

Күзәтәм мин тәрәз аша

Яфраклар коелганын.

Җылы эзләптер, аларның

Үләнгә сыенганын.

Кайсы сары, кайсы кызыл,

Кайсы алтын төсендә.

Келәм булып ята алар

Дымсу җирнең өстенә.

Моңсулана күңел шулчак

Яфрак яңгырын күреп.

Елыйлар төсле яфраклар

Булмасалар да тере.

 

 

Без – дуслар

 

Ишегалдында кыштырдап

Бер керпе йөри.

Ерактан безнең күзәтеп

Торганны белми.

Өйдән сөт алып чыктык та

Салдык керпегә.

Сыйлансын, дидек, тагын да

Килер иртәгә.

Сөтен эчкән, ул тагын шул

Урынга килгән.

Тик бу юлы ялгыз түгел,

Баласы белән.

Һәр көн саен алар шулай

Кунакка йөрде.

Бу керпеләр белән хәзер

Без дуслар инде.

 

 

Сызгыра торган борчаклар

 

Борчаклар сызгырамы, дип

Сорасам сездән,

Ни әйтерсез, юк диепме...

Сызгыра, дисәм?

Юк ди әнә күрше Марат,

Мин сызгыра дим.

Зөлфәриттән дә сорадым,

Ул әйтә: “Белмим”.

Дусларым, ул борчак үсми

Иген басуында.

Аның урыны, белсәгез,

Сәрби куагында.

Килегез, класс күрсәтәм,

Калмагыз читтә.

Сызгыртмак ясыйм мин хәзер,

Җиңел ул бик тә.

Кузагыннан борчакларын

Мин алып ташлыйм.

Бер башын өзеп алам да

Сызгырта башлыйм.

Шәп сызгыра, күрдегезме?

Вәт, шулай, дуслар.

Сәрби куагында үсә

Серле борчаклар.

 

 

Космонавт буласым килә

 

 

Намуслы бул, улым, диеп

Өйрәтә мине әни.

Алтын булсын кулың, диеп

Өйрәтә мине әти.

Акыл тупла, балам, диеп

Өйрәтә әби-бабам.

Фәннәр укыйм мәктәбемдә –

Тырышып белем алам.

Туган телемне яратам,

Тукайны укып беләм.

Беләсегез килсә, быел

Мин бишенчегә керәм.

Алдымда күпме мәсьәлә

Җавабын үзем чишәм.

Йолдызлар серен ачарга

Чакыра мине җиһан.

Зирәк, батыр һәм акыллы

Булырга, сүзем бирәм!

Киләчәктә мин үземне

Космонавт итеп күрәм!

 

 

Беренче кар

Кыш киләсен хәбәр итеп.

Беренче карлар ява.

Түбәләргә, сукмакларга

Ак мамык шәлен яба.

Ак юллар безне һәркөнне

Иртән мәктәпкә илтә.

Мин дә йомшак кар өстенә

Үз эзем салып үтәм.

 

 

Беләсем килә

 

Бакчабыз башында гына

Чишмә ага челтерәп.

Юынырга, чәй куярга

Чишмә суы бик кирәк.

Туктамый ул, бетми суы,

Ага да, ага һаман.

Беләсем килә: шул сулар

Бара икән кай таба?

Әнием әйтә: “Бу сулар

Кушыла, - ди, - елгага.

Ә елга суы кушыла

Диңгез дигән дәрьга

Көймә ясап җибәрәсем

Килде чишмә суына.

Җавап эзлим мәсьәләгә,

Тынгы бирмәс уема.

Көймәм минем бара-бара

Елгага юл табармы?

Елга суына кушылып

Диңгезгә үк агармы?

Ясадым кәгазьдән көймә,

Төштем чишмә буена.

Җибәрдем суга көймәмне,

Нәрсә дисез уемда?

Каршылыйсы иде үзен

Эх, шул диңгез буенда!

 

 

Кемнәр елатты икән?

 

Чыктым урамга уйнарга

Кидем дә кәвешемне.

Бал кортлары килеп чыгып,

Боздылар кәефемне.

Елаттылар хәтта минем:

Берсе чакты колакны,

Икенчесе – күз төбемне,

Булмасалар шул чаклы...

Мин аларга кичермәслек

Нинди зыян китердем?

Алар мине кызганмады,

Елар чиккә җиткерде.

Һәм шул чакта соры болыт

Килеп чыкты каяндыр.

Төшә башлады тамчылар,

Алар күп тә, уем – бер.

Мине бал корты елатты

Чагып күзне, колакны.

Кемнәр елатты икән соң

Һавадагы болытны?

 

 

Хәйлә

 

Әти-әни мине быел

Авылга кайтардылар.

Хәйләкәрләр, минем белән

Үзләре калмадылар.

Дәү әниеңдә ике кул,

Ә эшләре биш куллык.

Булышырсың, эшең беткәч

Тотарсың, диләр, балык.

Төп эш булыр бәпкә саклау,

Су сибеп, бакча карау.

Синең вазифаңда тагын

Көтү каршына бару.

Казанга кайткач сөйләсәм,

Дусларым бит көләрләр.

“Бәпкә саклап үткәрдеңме

Бар җәеңне?” - диярләр.

Әти-әни китү белән

Килде башка бер хәйлә:

Бакча карачкысын илтәм

Бәпкә саклаган җиргә.

 

 

Илһам аның исеме

 

Башыма кинәт каяндыр

Бер шигырь килеп керде.

Аннан ул миңа ияреп

Өебезгә үк керде.

Ак кәгазь битенә үзен

Язып куймакчы идем.

Ычкынды шигырь хәтердән,

Оталмадым бер сүзен.

Белми калдым исемен дә,

Чакырып алыр идем.

Баш ватып утырган чакта

Килеп керде әтием.

– Әти, – димен, – шундый кызык

Бер уй килде башыма.

Шәп иде, тик онытылды,

Ничек табарга шуны?

Әтием иңбаштан сөеп:

– Бүтән килмәс дисеңме? –

Борчылма син, – диде, – килер,

Илһам – аның исеме.

 

 

Курыктым

 

Кичә өйгә коеп яуган

Яңгырдан качып кердем.

Бүген ут кебек кыздырган

Кояштан качып йөрдем.

Чүп утарга куштылар,

Курыктым кычытканнан.

Күршеләргә дә кермәдем,

Курыктым бал кортыннан.

Күлгә барабыз, ди әти,

Бакадан курыкмасаң.

Кем булам инде мин тагын,

Ансыннан да курыксам?

Мин хәзер шунсыннан куркам,

Анысы хәтәр барсыннан.

Качып та котылып булмас

“Куркак” дигән кушаматың

Чабып йөрсә артыңнан.

 

 

Шагыйрь халкы

 

Шагыйрь халкын аңлау кыен

Гади кешегә.

Сәер тоелалар алар

Безнең ишегә.

Эштәме ул, түгелме ул,

Каләм кулында.

Яза, сыза, тагын яза,

Нидер уенда.

Төн уртасында да була

Тәрәздә уты.

Илһам уятамы ”Яз!” дип,

Кермиме йокы?

Учак ягып төн уздыра

Әнә, бүген дә.

Йолдызларны саный-саный

Авыл күгендә.

 

 

Йөримен әкияттә

 

Курыкмыйбыз салкыннардан,

Куркытмый безне буран.

Кышкы сабантуй шикелле

Гөр килә безнең урам.

Без уйныйбыз куанышып,

Чаңгы, чана шуабыз.

Җепшек кардан бергәләшеп

Бабай ясап куябыз.

Өс-башыбыз кардай ап-ак,

Танырлык түгел безне.

Борыннар кызыл, булганбыз

Нәкъ Кар бабайның үзе.

Ә тирә-як, күр, охшаган

Тылсымлы әкияткә.

Кыш ямен күреп туялмый

Йөримен әкияттә.

 

 

Рәхәт шул

 

Кай арада килгән дә кыш

Карлар яудырып йөргән.

Бар кеше йоклаган чакта

Дөньяны акка төргән.

Ә балалар иртә белән

Чана, чаңгы алганнар.

Көтеп кенә торган кебек

Йөгереп тауга барганнар.

Ауныйлар алар, уйныйлар

Кар атышып, куышып.

Яңа яуган кар өстендә

Аунаулары рәхәт шул!

Дусларың белән бүлеш

 

 

Журналның иң беренче санын күрәсең киләме?




Сетевое издание «Салават купере»
© 2014-2020 Филиал АО «Татмедиа» «Редакция журнала «Салават купере»
Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77-59902,
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций (Роскомнадзор) от 17.11.2014 г.
Настоящий ресурс может содержать материалы 0+, 6+.
Вся информация, размещенная на данном веб-сайте, предназначена только
для персонального пользования и не подлежит дальнейшему воспроизведению и/или распространению
в какой-либо форме, иначе как с письменного разрешения редакции журнала «Салават купере».
При цитировании гиперссылка обязательна.
Адрес редакции: 420066, г. Казань, ул. Декабристов, д. 2.
Телефон: +7 (843) 222-05-46 (1646).
Электронная почта: salavatkupere@mail.ru, salavat-kupere.dir@tatmedia.com.
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Руководитель филиала: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович
Главный редактор: Хуснутдинова З.З.
Политика о персональных данных в АО "ТАТМЕДИА"
Антикоррупционная политика АО "ТАТМЕДИА""

Сайт разработан в IT департаменте АО Татмедиа»