Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
02 мая 2017 06:40

Айзилә Сабирова язмасы («Минем каһарманым» бәйгесе)

Язманы түбәндәрәк укыгыз:

Минем каһарманнарым бабаларым. Бабам узе сугышта катнашмаган, сугыш башланганда аңа 2 яшь кенә булган. Сугыш аның әтисен, минем карт бабамны, алып калган. Бабам әти дип әйтергә дә өлгермәгән. Ник дисезме?! Чөнки әтисе хәрби хезмәткә киткәндә аңа бары 6 ай була. Сугышка китәр алдыннан өйгә кайтып күренә алмаган карт бабам.

Әйе, карт бабам белән мин горурланам. Әни белән узган ел проект эше дә эшләдек. Шушы проектны яклап быел бәйгегә җибәреп 1 нче урын алдык. Эшебезне туктатмадык, быел да дәвам итәбез.

Бабам миңа үзенең хатирәләрен бик күп сөйли. Аның күзләре яшьләнә. Әнием аның сөйләгәннәрен матур итеп язып журналга җибәрде. Сезгә шул язманы тәкдим итәбез.

«Бөек Ватан сугышы... Нигә кирәк булган бу сугыш?! Сугыш кырларында күпме солдат ятып калган, аларның да һәрберсенең гаиләсе, балалары булган. Ватан, ватандашлар, туганнары өчен ачлыкны, кышкы салкыннарны үтеп алга барганнар. Җиңүгә таба барганнар алар, безгә тынычлык бүләк итәр өчен... Ә аларны зарыгып көткән туганнары кайсы әтисез, кайсы абыйсыз калган... Әле генә табышкан парлар да хушлашырга мәҗбүр булган. Минем дәү әтиемнең әтисе дә сугыш кырында һәлак булган.

Гомәров Равил 1939 елда Байлар Сабасында туган. Әтисе, минем бабам, Габдулла Гомәр улы 1917 елда туган. 1939 елда хәрби хезмәткә алына (Көнчыгыш Себер хәрби округы — Монголия). Әле туган баланың әтисен хәрби хезмәткә алып киткәннәр. Әтисен ул әнисе сүзләреннән генә белә.

«Әти хезмәткә киткәндә миңа 6 ай була» — дип башлады дәү әти сүзен. Күзеннән тамган яшен, кул яулык кырые белән сөртеп сүзен дәвам итте:

«Сугыш башланган елның җәендә әтиләр Шәмәрдән тимер юл станциясе аша фронтка киткәндә «Мин абыйлар булган якка киттем» дигән язу калдырган. Абыйлары Йосыф һәм Зиннур сугышта. 1941нең октябрендә хәрби комиссариатка әтинең хәбәрсез югалуы турында хәбәр килгән. Ә өйгә (ул вакытта әтинең әнисе, әни һәм мин бергә торганбыз) безнең район кешесе — таныш кеше язган хатта әтинең үлүе кайчан, кайда җирләнүе турында була. 1943нең январь аенда без торган өйнең матчасы сынып, түшәме, мин әни белән йоклаган караватка, ишелеп төшкән. Матча төшә башлауга әни мине кочаклаган да карават астына тәгәрәгән. Без исән калдык, ләкин бу хәлдән соң әтинең кайда җирләнүе турындагы хат югалган. Ә әни хатның эчтәлеген, кайсы өлкә, авыл янында җирләнгәнен хәтерендә саклый алмаган».

Үзем дәү әтине тыңлым, ә күзләрдән яшьләр тама. Бабаем безнең горурлык, ул авырлыклардан курыкмаган. Сугыштан кайта алмаса да аның исеме безнең йөрәкләрдә саклана, мәрмәр тактага да язылган. Бабайның 2 абыйсы, әбинең абыйсы да сугышта һәлак булганнар (ул гаиләләрдә дә 6 бала ятим калган). Бала чагы ничек узган соң бу балаларның?!

«Әле кечкенә булсам да сугыш чорында яшәү кыенлыклары минем күңелемдә дә онытылмый (ашарга җитмәү: алабута, кычыткан ашы; бәрәнгенең дә җитмәве—уңышы аз, әле дәүләткә тапшыру — утырту өчен дип кыштан саклап килгән бәрәңге кабыгы). Ә иң кыены «әти» дип әйтерлек кеше булмау. Әни кыш айларында промкомбинатта сугышчыларга өс киемнәре тегүдә эшләгән. Тегүчелек һөнәренең булуы гаилә тормышында шактый ярдәм дә итте. Өйдә дә тегү машинасы бар иде (бу машина әле һаман да эшли, ләкин тегүчесе юк инде). Әгәр өйдә тегү өчен заказ булса, хезмәте өчен түләү нинди дә булса азык белән була иде. Ә гаиләдә өчәр бала булганнарның хәле тагын да авыр булган. 1945 елда әтиләре сугышта һәлак булган балалар Саба балалар бакчасына йөрдек. Хәзерге заман шартлары булмаса да өйдә ач утыру түгел инде. Балаларны мәктәпкә әзерләү-тәрбия чаралары балалар өчен начар булмады» − дип бетерде дәү әти сүзен.

Балалар бакчасында төшкән фотосурәтләрен бирде. Мин озак кына сурәтләрне карадым, авызымны ачып бер сүз дә әйтә алмадым. Дәү әти дә дәшмәде...Күбесенең аякларында да юк хәтта.

Хәзерге заманда бар да бар, ләкин шуның да кадерен белмәүчеләр шактый. Киемнәрне саклап кия белмәү, ризыкны чүп савытына салу, бер-берсен мыскыллау, талау... Әйтерсең нидер җитми. Ә сугыш чорында озак яши алыр иде микән ул?! Бу сорауга җавапны белергә язмасын. Бер-беребезгә булышып матур яшик. Елдан-ел кимеп барган ветераннарны хөрмәт итик. Сугышта катнашкан солдатларны истә тотыйк.»

Проект эшебезне сезгә дә җибәрәбез. Безгә бәлки кушылырга теләүчеләр булыр.

Без әни белән кул эшләнмәләре, открыткалар ясап ветеранннарга 9 май бәйрәмендә бүләк итәбез. Шулай тыл ветераны белән таныштым мин. Ул бабай сугыш вакытында заводта эшләгән. Аның да әтисен сугыш алып калган.

Мин беләм, сугыш — иң куркыныч сүз. Ветераннарга зур рәхмәт!