Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
28 апреля 2017 08:02

Фидаил Заһидуллин язмасы («Минем каһарманым» бәйгесе)

Язманы түбәндәрәк укыгыз:

Минем бабам сугышта булган

Бабайлар көрәшеп безгә Тынычлык яулап алган. Ә күпләре кайта алмыйча, Сугыш кырында калган. Сугыш...  Бу сүз күп кенә кешеләр күңелендә аяныч һәм сагыш уята. Ул кемнәрнең генә язмышына кагылмаган да, кемнәрнең генә башына кайгы, күз яше, хәсрәт китермәгән.

Минем бабам Кәримов Гариф Кәрим улы сугыш ветераны булган. Ул 1927 нче елның 15 нче октябрендә Азнакай районы Зур Сукаеш авылында, крестьян гаиләсендә туган. Аның балалык еллары бик авыр чорга туры килгән. Алар басудан черек бәрәңге – кәлҗемә, ә яз көне кар астыннан башак җыйганнар. Ул 1944 нче елның 13 ноябрендә Совет Армиясе сафларына алынган. Төрле частьларда хезмәт иткән. Ә 1945 елда япон милитаристларына каршы Байкал арты хәрби округының 77 нче дивизиясе 235 нче полк составындагы сугышларда катнашкан. Сугышның төрле авырлыкларын җиңеп, сугыш тәмамланганнан соң Армиядә хезмәт итүен дәвам иткән. Бары 1949 нчы елның ноябрендә генә туган авылына кайту бәхетенә ирешкән. Бабам Армия сафларыннан кайткач, Азнакай районында паспорт бүлеге начальнигы булып эшли башлаган. Лаеклы ялга чыкканчы 34 ел буе шунда эшләгән. 2000 нче елның 25 нче сентябрендә Бөек Ватан сугышында катнашучы буларак «милиция подполковнигы» дигән исем бирелгән. Бабам 2009 елның 15 нче июньендә вафат булган. Зур Сукаеш авылы зиратына җирләнгән.

Күкләребез аяз булсын,

Сугыш уты янмасын.                                                                                                                    

Әби-бабайлар язмышын    

Без күрергә язмасын.

Фидаил Заһидуллин, 10 яшь, 4В сыйныф, 7 нче мәктәп, Азнакай.