Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
23 января 2023 12:27

Дидактик уен: «Тылсымлы шакмак»

Уйный-уйный үсәбез «Тылсымлы шакмак» уены 4 яшьтән алып балалар өчен билгеләнгән. Уен балаларның бәйләнешле сөйләмен, хәтерен, игътибарын, фикерләвен, күзаллауларын үстерүгә ярдәм итә. Дидактик уен белән уйнаганда балалар өлкәннәр белән дә, мөстәкыйль дә уйный ала.        Шакмакны әзерләү өчен кирәк булачак картон, төсле кәгазь, клей, кайчы, сурәтләр.Картоннан шакмак ясыйбыз,...

Уйный-уйный үсәбез

«Тылсымлы шакмак» уены 4 яшьтән алып балалар өчен билгеләнгән. Уен балаларның бәйләнешле сөйләмен, хәтерен, игътибарын, фикерләвен, күзаллауларын үстерүгә ярдәм итә. Дидактик уен белән уйнаганда балалар өлкәннәр белән дә, мөстәкыйль дә уйный ала.

       Шакмакны әзерләү өчен кирәк булачак картон, төсле кәгазь, клей, кайчы, сурәтләр.Картоннан шакмак ясыйбыз, төсле кәгазь белән төшлыйбыз. Һәм һәр якка сурәтләр ябыштырабыз.

  • Беренче якта-яшелчә: кабак, редис, бәрәңге, кыяр, шалкан, помидор, кишер, кәбестә;
  • Икенче якта-җиләк-җимеш: алма, груша, әфлисун, абрикос, ананас, банан, лимон;
  • Өченче якта-кием-салым: футболка, майка, тун, кофта, юбка, күлмәк;
  • Дүртенче якта-кошлар: песнәк, чыпчык, күгәрчен.
  • Бишенче якта-йорт хайваннары: мәче, ат, сыер, тәкә;
  • Алтынчы якта-кыргый хайваннар: аю, төлке, бүре, куян, тиен.

       Уенның беренче варианты "Бер сүз белән ата”

Максат: балаларны предметларны классификацияләргә өйрәтү.

Уен барышы: бала шакмакны ташлый, шуннан соң тешкән якта булган сүрәтләрне атый һәм аларны бер (гомуми) сүз белән предметларны атарга тиеш.

Мәсәлән, яшелчәләрнең рәсеме төшерелгән як ,бала: кабак, редис, бәрәңге, кыяр, шалкан, помидор, кишер, кәбестә – болар яшелчә һ. б. дип атый.

        Икенче вариант  “Санагыз, күпме”

Максаты: балаларны предметларны классификацияга өйрәтү

Уен барышы: бала шакмакны ташлый, шуннан соң ул тешкән якта булган сурәтләнгән предметлар санын санарга тиеш.

Мәсәлән, җиләк-җимеш рәсеме төшерелгән як, бала саный: 1, 2, 3, 4, 5, 6, 7 – барлыгы җиде җиләк-җимеш һ. б.

        Өченче вариант  “Бер-күп”

Максат: балаларны берлек санда булган сүзләрне күплек санда әйтергә өйрәтү.

Уен барышы: бала шакмакны ташлый, шуннан соң ул шакмакның төшкән ягында сурәтләнгән барлык предметларны күплек санда әйтә.

Мәсәлән, кош сурәте төшерелгән як, бала атый: песнәк-песнәкләр; чыпчык-чыпчыклар, күгәрчен-күгәрченнәр,...       

        Уенның дүртенче варианты “Ягымлы әйт”

Максат: балаларга ягымлы итеп берлек сандагы исемнәрне әйтергә өйрәтү.

Уен барышы: бала шакмакны ташлый, шуннан соң тешкән якта булган сурәтләнгән һәр әйберне ягымлы итеп атарга тиеш.

Мәсәлән, кыргый хайваннар сурәтләнгән як: бүре-бүрем, төлке-төлкем, куян – куяным, тиен – тиенем, аю – аюым  һ. б.

            Уенның бишенче варианты “Кара һәм истә калдыр!”

Максат: хәтерне үстерү.

Уен барышы: бала шакмакны ташлый, шуннан соң ул күпмедер вакыт дәвамында тешкән якта булган сурәтләнгән предметларны карарга һәм истә калдырырга тиеш. Аннары өлкәннәр шакмакны ала, бала истә калдырган предметларны атарга тиеш.

Мәсәлән, йорт хайваннары сурәтләнгән як, бала аларны карый һәм истә калдыра, шуннан соң мәче, ат, сыер, тәкә һ. б. истә калган әйберләрне санап чыга.

        Уйнагыз һәм уңышлар телим!

 

Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы “Салават купере” балалар бакчасы” тәрбияче: Миннуллина Гөлнара Илгиз кызы