Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
10 февраля 2020 08:17

«Тылсымлы сәфәр» («Волшебное путешествие») бәйгесе турында НИГЕЗЛӘМӘ

I.1.Бу нигезләмә «Тылсымлы сәфәр» («Волшебное путешествие»)» (алга таба – бәйге) бәйгене оештыру һәм үткәрү тәртибен билгели.          1.2. Бәйгене гамәлгә куючылар - «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Салават күпере» журналы.          1.3. Бәйгенең максаты – баланы дөнья буйлап сәяхәткә алып чыгу. Истәлекле урыннар аша сәяхәт итеп, баланың дөньяви карашын тулыландыру, белемен арттыру....

I.1.Бу нигезләмә «Тылсымлы сәфәр» («Волшебное путешествие»)» (алга таба – бәйге) бәйгене оештыру һәм үткәрү тәртибен билгели.

         1.2. Бәйгене гамәлгә куючылар - «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Салават күпере» журналы.

         1.3. Бәйгенең максаты – баланы дөнья буйлап сәяхәткә алып чыгу. Истәлекле урыннар аша сәяхәт итеп, баланың дөньяви карашын тулыландыру, белемен арттыру. Төрле милләтләрнең гореф-гадәтләре, мәдәнияте белән таныштыру.

        

II. Бәйгене үткәрү шартлары һәм тәртибе

2.1. Бәйге 2019 нчы елның ноябреннән 2020 елның 1 нче ноябренә кадәр үткәрелә. Әлеге бәйгедә «Салават күпере» журналын алдыручы гаиләләр катнаша ала.

2.2. Бәйге шартлары буенча, бала һәр сан саен бирелгән картага бер наклейка (яки рәсем) ябыштырып барырга тиеш. Рәсем яки наклейка журналда бирелә. Барлыгы истәлекле урыннар төшкән 12 рәсем җыелгач, картаны редакциябезнең электрон почтасына salavatkupere@mail.ru яки Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 йорт, («ТАТМЕДИА» АҖ бинасы, «Салават күпере» журналы редакциясе) адресларына җибәр.

2.3. Катнашучылар 2020 елның икенче яртыеллыгына «Салават күпере» журналына язылу квитанциясенең күчермәсен дә редакциянең электрон адресына salavatkupere@mail.ru җибәрергә тиеш.

         Нәтиҗәләр ясау вакыты: 16 ноябрь, 2020 ел, сәгать 12.00 кадәр.

        

Таләпләр

  1. Гариза-анкета (1 кушымта)
  2. 2020 елның икенче яртыеллыгына «Салават күпере» журналына язылу квитанциясенең күчермәсе.

III. Йомгак ясау, бүләкләү

Җиңүчегә – уенчык кибетенә 5 меңлек сертификат. Барлык катнашучыларга дипломнар тапшырылачак.

Уңышлар юлдаш булсын Сезгә!

Сорауларны 222-05-46 (16-46) телефон номеры аша бирергә мөмкин.

                                                                                                                      1 Кушымта

«Тылсымлы сәфәр» бәйгесендә катнашу өчен

Гариза-анкета

Катнашучының исем, фамилия, әтисенең исеме

Катнашучының яше

Адрес, телефон номеры, эш урыны, адресы (булса)

Электрон адрес