Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
19 декабря 2019 07:53

«Яңа ел бизәкләре». Яңа бәйге

БӘЙГЕ «Яңа ел бизәкләре» Яңа ел – иң тылсымлы бәйрәмнәрнең берсе. Яңа елны каршы алырга җыенган көннәрдә без «Яңа ел бизәкләре» дип исемләнгән кул эшләнмәләре (поделка) бәйгесе игълан итәбез. Бүгеннән башлап 31 гыйнварга кадәр безгә үзегезнең матур-матур кул эшләнмәләре (поделка) фотоларын җибәрегез. Ә без исә үз чиратыбызда salavatkupere.com сайтыбызга куеп, иң матурларын,...

БӘЙГЕ

«Яңа ел бизәкләре»

Яңа ел – иң тылсымлы бәйрәмнәрнең берсе. Яңа елны каршы алырга җыенган көннәрдә без «Яңа ел бизәкләре» дип исемләнгән кул эшләнмәләре (поделка) бәйгесе игълан итәбез. Бүгеннән башлап 31 гыйнварга кадәр безгә үзегезнең матур-матур кул эшләнмәләре (поделка) фотоларын җибәрегез. Ә без исә үз чиратыбызда salavatkupere.com сайтыбызга куеп, иң матурларын, үзенчәлекләрен бергәләп сайларбыз, тавыш бирербез. Фотоларны «Яңа ел бизәкләре» тамгасы белән безнең электрон адреска (salavatkupere@mail.ru) җибәрүгез сорала. Бәйгедә 12 яшькә кадәр балаларның эшләрен көтәбез. Исем-фамилиягезне, яшегезне, кайдан икәнегезне язарга онытмагыз. Өч җиңүчене билгелибез!

Бүләккә - яңа ел тәм-томнары!