Бәйрәм тарихы Англиядән башлангыч ала. Ә гомумән, климат зоналарына карап, бөтен дөнья буйлап умырзая гыйнвардан башлап апрельгә кадәр чәчәк ата. Төрле илләрдә бу чәчәкне төрлечә атап йөртәләр. Инглизләр аны «кар тамчысы», «карлы алкалар» дип, чехлар «кар бөртеге», немецлар «карлы кыңгыраулар»…